ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2024 ел
якшәмбе

Иске Икшермә авылында хатын-кызлар командалары арасында волейбол турниры узды. Түбән Шытсу авыл җирлеге командасы актив катнашты һәм 2 урынны алды. Котлыйбыз!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Кичә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре Раис Сафиуллин исемендәге VIII ачык татар халык җыр һәм музыка сәнгате фестивале булып узды. Әлеге фестивальдә актив катнашып, Югары Шытсу мәдәният йортының "Дубая" гөсләчеләр ансамбле һәм "Дубая" халык уен кораллары ансамбле лауреат исеменә лаек булдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу мәдәният йортында 8 март бәйрәменә багышланган хәйрия концерты булып узды. Концерт балалар, өлкәннәр, яшьләр катнашында бик матур итеп үткәрелде. Халык барлык чыгышларны көчле алкышларга күмде. Концерттан кергән керем махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең гаиләләренә тапшырылды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу мәдәният йортында бәйрәм концерты узды. Барлык катнашучылар да сөйкемле ханымнарны 8 Март белән котладылар, җырлар җырладылар, биеделәр.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

5
март, 2024 ел
сишәмбе

Түбән Шытсу авыл җирлеге волейбол буенча хатын-кызлар командасы Сатыш авылында иптәшләрчә уеннарда катнашты.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу төп мәктәбендә "Ялкын" һәм "Салават күпере" журналлары редакциясе хезмәткәрләре белән очрашу булып узды.  Очрашу барышында укучылар матур чыгышларын тәкъдим иттеләр, редакция хезмәткәрләре үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырдылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

26
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Югары Шытсу мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан концерт булып узды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Елыш авыл клубында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан концерт булып узды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

СВО зонасында булганнарга гуманитар ярдәм җыелган һәм җибәрелгән.

Түбән Шытсу авыл җирлегендә яшәүчеләргә һәм "Солдатка аш" акциясен оештыручыларга зур рәхмәт.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу авыл җирлегенең волейбол буенча ир-атлар командасы район чемпионатында актив катнаша. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International