Түбән Шытсу төп мәктәбе базасында 25 нче тапкыр Файзрахманов Мәгъсүм Фәйзи улы истәлегенә көрәш ярышлары булып үтте. Ярышта Саба, Теләче, Питрәч, Мамадыш районнарыннан барлыгы 95 көрәшче катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар грамота, акчалата бүләккә ия булдылар.
"Шытсу" авыл хуҗалыгы җәмгыяте бригадиры, Түбән Шытсу авыл җирлеге Советы депутаты Салихов Илгиз Хатип улы, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз!
Югары Шытсу авылында бюджет оешмалары урнашкан бинаның түбәсеннән кар төшерү буенча өмә үткәрелде. Барлык учреждения хезмәткәрләре актив катнашты.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә "Татарстан чаңгы юлы - 2024" ярышлары булып үтте. Җиңүчеләр грамота һәм акчалата бүләккә ия булдылар. Шулай ук әлеге ярыш кысаларында гаилә командалары арасында эстафета булып үтте. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренчелекне Гумеровлар гаиләсе алды. Икенче һәм өченче урыннарны Шигабиевлар, Хабибрахмановлар бүлеште. Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз!
Югары Шытсу авылында гуманитар ярдәм эше дәвам итә. Шушы көннәрдә мендәр әзерләү эше башланып китте. Барлык ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт!
Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары Багманова Филүзә, Файзрахманова Румия Республика күләмендә үткәрелгән фән олимпиадасында татар теле һәм әдәбияты фәненнән җиңүче һәм призер булдылар. Котлыйбыз!
Югары Шытсу мәдәният йортында студентлар көненә багышланган чара булып узды. Бәйрәм чарасында студентлар күңелле аралашып, кызыклы уеннар уйнап, шулай ук музыка уен коралларында уйнап, ял иттеләр.
Түбән Шытсу төп мәктәбендә Гаилә елы ачылышына багышланган чара булып үтте. Әлеге чарада гаиләләр катнашты. Алар кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр, уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында барлык катнашучылар истәлек бүләкләренә ия булдылар.
29 январь көнне Түбән Шытсу мәдәният йортында гражданнар җыены булып үтте. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Р.Р. һәм төрле оешма, учрежденияләрнең җитәкчеләре катнашты. Җыен барышында отчет чыгышлары тыңланды һәм 2024 елга планнар куелды.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә урамнарны кардан чистарту эше вакытында башкарыла. Күп кар яву нәтиҗәсендә урамнар тараеп калды, бүген әлеге мәсьәләне хәл итү максатыннан, "СХП Шытсу" ҖЧҖ тарафыннан өстәмә техника куелды һәм урамнар киң итеп чистратылды. Авыл хуҗалыгы җәмгыятенә рәхмәт белдерәбез.