Түбән Шытсу авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды. Җыелачак үзара салым акчалары 2024 елда алдагы эшләр өчен тотылачак: Түбән Шытсу авылында һәм Елыш авылында юллар ремонты, Югары Шытсу авылында балалар мәйданчыгы.
Югары Шытсу авыл китапханәсендә "Толерантлык - дөньяга юл" исемле, Халыкара толерантлык көненә багышланган, әңгәмә узды. Гади сүзләр белән әйткәндә, толерантлык - чит кешеләрнең үзенчәлекләрен, фикерләрен кабул итү һәм хөрмәт итү ул.
Түбән Шытсу төп мәктәбендә уңыш бәйрәме һәм ярминкә булып узды. Укучылар катнашындагы әлеге чара бик бай эчтәлекле, файдалы һәм кызыклы итеп үткәрелде.
Түбән Шытсу мәдәният йортында Рамиль Галимҗанов концерты булып үтте. Тамашачыларга концерт бик ошады.
Түтән Шытсу гомуми белем бирү мәктәбендә "Россия бөркетләре" чарасы узды. Бу балаларны, педагогларны, ата-аналарны, өлкән остазларны берләштерүче 1-4 нче сыйныф укучылары өчен уникаль проект. Укучылар командада дуслары белән киләчәктә һичшиксез зур булачак кечкенә эшләргә ышаналар. Хәйриячелек, тарих, иҗат, экология һәм, әлбәттә, спорт - болар барысы да һәр яшь россияленең тормыш нормасы булырга тиеш.
"Саба дулкыннары" телевидениясе бүген 15 ноябрь көнне "Мәктәп ТВ" тапшыруының чираттагысын тәкъдим итә. Тапшыруда сүз Түбән Шытсу төп мәктәбе турында барачак. Башлану вакыты 17.30 сәг.
13 ноябрьдә "Ак калфак" клуб берләшмәсе һәвәскәрләре Югары Шытсу авыл китапханәсендә җыелдылар. Максатлары: җылы носкилар бәйләп мобилизацияләнгән авылдашларга һәм якташларга ярдәм итү.
Авыл хуҗалыгы һәм халык ярдәме белән Югары Шытсу авылында зират биләмәсе чистартылды.
Югары Шытсу мәдәният йортында, балалар катнашында, "Дуслык күпере" дип исемләнгән концерт булып үтте. Концерт халыклар бердәмлеге көненә багышланып үткәрелде.
Югары Шытсу авылы мәдәният йортында бильярд буенча ярыш үткәрелде. Ярышта авыл егетләре актив катнашты. Барлык катнашучыларга истәлеккә бүләкләр тапшырылды.