ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Түбән Шытсу авылында гаилә командалары арасында чаңгы эстафетасы булып узды. "Татарстан чаңгы юллары 2023" кысаларында үткәрелгән ярышта әти-әниләр һәм балалары актив катнаштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Гөмәревләр гаиләсе алды, икенче урында Шакировлар, өченче Хабибрахмановлар һәм дүртенче нәтиҗәне Сәфиуллиннар гаиләсе күрсәтте. Катнашучаларга грамота һәм истәлеккә бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу мәдәният йортының  "Дубая" гөсләчеләр ансамбле, Арча шәһәрендә фестивальдә актив катнашып, лауреат исеменә лаек булып кайттылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу авылында "Чаңгы юллары 2023" ярышлары булып узды. Әлеге чарада мәктәп укучылары, учреждения хезмәткәрләре актив катнашты. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

4
февраль, 2023 ел
шимбә

2 февраль көнне ”Түбән Шытсу төп мәктәбе”ндә “Укытучылар кыздыра” дигән кичә үткәрелде.

2023 ел Россия Президенты В.В. Путин тарафыннан Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Дөнья глобальләштерү чорына аяк басканда, укытучының роле зур. Бу елда укытучының иҗади һәм профессиональ кыйммәтен,дәрәҗәсен күтәрү өчен зур эшләр башкарылачак.”Түбән Шытсу төп мәктәбе”ндә Педагог һәм остаз елын ачып җибәрү максатыннан “Укытучылар кыздыра” дигән кичә үткәрелде.  Уенда “Укытучы-горур яңгырый” командасы һәм “Лаеклы алмаш” командалары катнашты. Укытучылар кичә дәвамында сорауларга җавап бирделәр,педагогик ситуацияләр чиштеләр.Кичә укучылар башкарган җырлар белән үрелеп барды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

2 февраль көнне Түбән Шытсу мәдәният йортында "Шытсу" авыл хуҗалыгы җәмгыятенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Хасаншин Г.Ш. катнашты. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

1
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

30 гыйнвар көнне Түбән Шытсу авылында гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Р.Н., хокук саклау органнары, оешма, учреждения җитәкчеләре катнашты. Җыенда көн тәртибе буенча чыгышлар тыңланды, халык тарафыннан бирелгән сорауларга җаваплар бирелде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

10
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Елыш клубында Югары Шытсу китапханәсе белән берлектә әдәби уен булып узды. Чара дәвамында балалар Шарль Перро иҗаты белән таныштылар, әдәби уен уйнадылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу китапханәсендә А.Н.Толстой иҗаты белән танышу үткәрелде. Балалар әсәрләрдән өзек укыдылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

9
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Югары Шытсу мәдәният йортында Рамиль Шарапов концерты булып узды. Тулы залны җыйган концерт бик матур узды. Халык матру җырлар тыңлап, юмористик номерларны карап ял итте.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

8
гыйнвар, 2023 ел
якшәмбе

Югары Шытсу мәдәният йортында "Үкенерлек түгел үткәннәр" дип исемләнгән юбилей кичәсе булып узды. Кичә, телевизион тапшыру "Кунак бит шоу" программасынна охшатып алып барылды. Чараның үзәгендә 50 яшьлек юбилярлар, Югары Шытсу авылында яшәүче Гилемханова Гөлназ һәм Гыйбадуллин Наиль булдылар. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International