Бөек Җиңүнең 78 еллыгы якынлаша. Район җитәкчелеге тыл ветераннарын бәйрәм көне белән котлый. Бүгенге көндә Түбән Шытсу авыл җирлегендә 6 тыл ветераны яши.
Елыш авылы зиратында өмә үткәрелде. Өмәдә авыл халкы, кайткан кунаклар актив катнашты.
Елыш авылында дәүләт программасы нигезендә йорт төзелеше дәвам итә. Эшне ООО "ПМК-159" оешмасы башкара.
Югары Шытсу мәдәният йортында "Алар һәрберебезнең язмышында" тематик кичә үткәрелде. Хөрмәтле укытучыларыбыз Иван абый һәм Мәрьям апаны искә алу чарасында аның укучылары, балалары катнашты. Алар Югары Шытсу авылы мәктәбендә 40 ел белем биргәннәр. Үзләренең тырыш хезмәтләре белән алар авылда шактый тирән эз калдырган шәхесләр.
Түбән Шытсу төп мәктәбе биләмәсендә укучылар ярдәме белән төрле агачлар утыртылды.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә юл янындагы басулардан таш җыелды. Өмәдә авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларында эшләүче хезмәткәрләр катнашты.
Югары Шытсу авылында федераль программа нигезендә элемтә баганасы урнаштырылды. Авыл халкы тоткарлыксыз интернет һәм телефон элемтәсе белән куллана алачак. Бүгенге көндә тоташтыру эшләре алып барыла.
Югары Шытсу авылы аша узучы асфальт юлда ремонт эшләре алып барыла. Эшне АО "Татавтодор" оешмасының Саба филиалы башкара.
Агымдагы елда Түбән Шытсу авыл җирлегендә үзара салым акчалары хисабына Елыш, Югары һәм Түбән Шытсу авылларында юлларны төзекләндерү һәм шулай ук Югары Шытсуда зират коймасын яңарту күздә тотыла. Җыелган сумма өстәмә бирелүче дотацияне исәпкә алмаганда 418 мең 600 сумны тәшкил итте. Бүгенге көндә эшләрне башкару өчен смета ясату эше бара.