Елыш авыл клубында, Теләче районы Урта Мишә авыл клубы белән берлектә, "Халкым мирасын саклыйк һәм яклыйк" - дип исемләнгән театральләштерелгән музыкаль кичә булып узды.
Югары Шытсу мәдәният йортында 8 март бәйрәме уңаеннан концерт булып узды.
8 март бәйрәме уңаеннан Иске Икшермә авылында волейбол ярышы булып узды. "Шытсу" командасы актив катнашып 2 нче урынга лаек булды.
Түбән Шытсу төп мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре өчен район методик берләшмә утырышы булып узды. Катнашучылар мәктәптә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә сыйныф җитәкчесенең эш алымнары белән якыннан таныштылар, сыйныф сәгатьләрендә булдылар.
Женская команда "Шытсу" по волейболу активно принимает участие на чемпионате района. Желаем команде успехов!
Дәүләтгәрәева Наилә Нургали кызы 1932 елның 18 февралендә Югары Шытсу авылының Галия һәм Нургали Шәвәлиевлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Мәктәптә уку аңа эләкми дә диярлек. Наилә апа мәктәптә укый башлагач, әбисе авырый башлый, бу вакытта инде бәләкәй Наиләгә әбисен карау йөкләнә, чөнки өлкәннәр эштә, эшне берничек тә калдырырга ярамый. Мәктәптә Наилә хәрефләрне өйрәнеп, аларны кушып бераз укырга өйрәнә. Шулай 3 ел дәвам итә. Әби үлгәч, өлкәннәр рәтендә эшкә йөрү башлана – сугыш вакыты, эшче көчләр җитми. Унбер яшьлек Наилә дә колхозның төрле эшләрендә катнаша башлый. “Урак ура идем , ә көлтәне күтәреп куя алмый идем әле, чөнки гәүдәгә дә бәләкәй идем, ач та идек инде ул чакта, шуңа көч тә җитмәгәндер инде”,- дип күз яшьләре белән сөйли Наилә апа. Бераз үсә төшкәч, фермада сыерлар сава, соңрак сарык караучы булып эшли. Аның хезмәтен бәялиләр, эшендәге уңышлары өчен Дәүләтгәрәева Наилә Нургали кызы 1986нчы елда ВДНХ ның Алтын медале белән бүләкләнә.
1957нче елда авылдашы Дәүләтгәрәев Фәрхетдин Дәүләтгәрәй улы белән гаилә коралар. Бер – бер артлы биш балалары туа. 1974нче елда Наилә апа “Ана даны” медале белән бүләкләнә. Ә 1993нче елда Бөек ватан сугышы елларындагы тырыш хезмәте өчен “Фидакәрь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә. Күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә булганга Наилә апаны авылдашлар бик хөрмәт итә.
Бүгенге көндә Наилә апа кызлары, оныклары тәрбиясендә Казан шәһәрендә гомер итә.
Түбән Шытсу авыл җирлеге Советы сәркатибе Хабибрахманова Ф.С., Бөтенроссия җирле үзидарә ассоциатциянең "Җирле үзидарә органнары үсеше өчен" медале белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
В п.Лесхоз прошел лично-командные соревнования по лыжным гонкам среди сельских поселений. Команда Нижнешитцинского СП заняла 2 место.
В Нижнешитцинском СП прошла лыжная эстафета среди семей в рамках соревнований Лыжня Татарстана 2022. Первое место заняла семья Хабибрахмановых. Второе место семья Шакировых Г. и третье место семья Шакировых А.А. Победители и призеры получили грамоту и денежные призы.
Түбән Шытсу төп мәктәбендә Чаңгы юллары 2022 чарасы булып узды. Әлеге спорт чарасында мәктәп укучылары, учреждения хезмәткәрләре актив катнашыты.
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
30 | 31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 |
6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 |
13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 |
20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 |
27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 | 2 |