Түбән Шытсу мәктәбендә Кеше хокуклары буенча бердәм дәрес үткәрелде. Дәресне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Саба районындагы җәмәгать ярдәмчесе Галимҗанов Рафил Хәкимҗан улы үткәрде.
Ватан Геройлары Көне. Бу бәйрәм-мактаулы дәүләт бүләкләренә лаек булганнарга дәүләт һәм җәмәгатьчелек тарафыннан югары ихтирам күрсәтү. Түбән Шытсу төп мәктәбенең 8 сыйныф укучылары бәйрәм тарихы, илебез геройлары белән таныштылар.
9 декабрь-Коррупциягә каршы көрәш көне. Түбән Шытсу төп мәктәбенең 8 нче сыйныфта чара үткәрелде. Чара барышында катнашучылар коррупция сүзенең мәгънәсен, аның мәгънәсен, эчтәлеген һәм чагылышын, аның белән ничек көрәшергә кирәклеген белделәр. Чарада катнашучылар коррупция темасына сорауларга җавап бирделәр.
Югары Шытсу мәдәният йортында баянчылар түгәрәге актив рәвештә эшләп килә. Балалар әлеге түгәрәккә яратып йорилә. Өстәмә шөгыль булдыру укучының үсешенә зур ярдәм итә.
Югары Шытсу авылында авария хәлендә булган агачларны кисү эше бара. Эшне ИП Нурмухаметов башкара.
Түбән Шытсу авылында биләмә агач чүпләренән чистартылды. Эшне АО "Сабинский МПП ЖКХ" оешмасы башкарды.
Елыш авылында инеш елгасы чистартылды. Агач ботаклары, балчык һәм ләм белән тулган инешне чистарту эше язгы чорда ярларыннан чыгып биләмәгә зыян салмасын өчен эшләнелде. Эшне ООО "Базовый проект" оешмасы башкарды.
Түбән Шытсу авылында үзарасалым хисабына башкарылган җәяүләр өчен күпер эшләү төгәлләнде. Күпернең озынлыгы 32 метр, киңлеге 1,5 метр тәшкил итте. Эшне ООО "ПМК-159" оешмасы башкарды.
Югары Шытсу авылы спорт мәйданчыгының резин катламында өлешчә ремонт эшләре башкарылды. Резин катламның ярылган җирләре махсус кушылма составы белән эшләнде. Әлеге эшне ООО "ПМК-159" оешмасы башкарды.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә Саба районы прокуроры юстиция киңәшчесе Р.Н. Шәймәрданов гражданнарны кабул итте. Прокурорга үз сораулары белән 2 граждан килде. Алар прокурорга үзләрен борчыган сорауларны бирделәр һәм сорауларына җавап яки сорау буенча киңәшләр алдылар.