Мәдәният ветераннары тарафыннан Югары Шытсу авылында "Әбиләргә ни җитми?" дип исемләнгән спектакль куелды. Тамашачы спектакльне бик җылы кабул итте.
Елыш авыл клубында Нурзәдә башкаруында концерт программасы куелды.
Югары Шытсу мәдәният йортында ,мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, көлке көненә багышланган чара оештырылды.
Түбән Шытсу авылыннан Гомәровлар гаиләсе чаңгы эстафетасында актив катнаштылар.
Язгы ташуга әзерлек максатынна Түбән Шытсу авыл җирлегендә су агу торбалары кардан һәм боздан чистартылды.
Югары Шытсу авылында Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды. Балалар һәм олылар арасында кызыклы уеннар оештырылды. Барлык катнашучылар ботка, коймак, кайнар чәйдән авыз иттеләр.
Ир-атлар арасында волейбол буенча район чемпионаты башланды. "Шытсу" волейбол командасы актив катнаша.
Югары Шытсу мәдәният йортында "Торсак та без төрле җирләрдә - без яшибез Татар илендә" дип исемләнгән район конкурсының зона туры булып узды.
Елыш авыл клубында Сара Садыйкова кызы Альфия Айдарская белән истәлекле очрашу булып узды. Ул үзенең әнисе турында якты истәлекләре белән уртаклашты. 1950-1960 нчы елларда Сара Садыйкованың Елыш авылына кайтып йөрүе билгеле.
Югары Шытсу мәдәният йортында китапханә белән берлектә 8 март бәйрәменә багышланган мәдәни чара булып узды.