Әхтәмҗанов Шамил Әхтәмҗан улы 1935 елның 01 гыйнварында Түбән Шытсу авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Шамил абыйның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар күреп үсә ул. Шамил абый 1964 елда Югары Шытсу авылы кызы аш-суга, кул эшләренә уңган Гөлфәризә апага өйләнә.Гаиләдә бер-бер артлы 3 бала дөньяга килә. Балаларына үрнәк тәрбия биргән Шамил абый һәм Гөлфәризә апа. Балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар. Шамил абый бүгенге көндә улы Наил һәм киленнәре Рушания тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Аның 5 оныгы, 1 оныкчыгы бар. Шамил абый үзенең хезмәт юлын 15 яшеннән “1-Май” колхозында комбайнер ярдәмчесе булып башлый. 1953 елда Арча районы Үрнәк уку йортында трактористлыкка укып кайткач тракторга утыра. 1960-1972 елларда ул эретеп ябыштыручы, станокта тимер кыручы, 1973-1974 елларда хуҗалыкларга баллонлы газ плитәләре урнаштыручы, 1975 елдан 1995 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы склад мөдире булып эшли. Намуслы, тырыш хезмәте өчен Шамил абый 1970 елда “За доблестный труд в ознаменование 100 летия со дня рождения Владимира Ильича Ленина” медале белән һәм күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә, хезмәт ветераны була. Аның эш стажы 45 ел. Шамил абыйны кайгы – хәсрәт тә читләтеп үтми, 2019 елда тормыш иптәше Гөлфәризә апаны соңгы юлга озата.Шамил абый гомер буе умартачылык белән шөгелләнә. Тәртипле, төпле акыллы, киң күнелле, ярдәмчел, һәркемгә рәхмәтле Шамил абый күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә, шуна күрә аны авылдашлар бик хөрмәт итә.
Бүген аны район башлыгы исеменнән котларга социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н., ООО СХП "Шытсу" җәмгыяте бригадиры Шигабиев Д. һәм авыл җирлеге башлыгы килде.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә урнашкан мәдәният йортларында Яңа елга багышланган чаралар план нигезендә алып барыла. Лотерея, бал-маскарадлар бик күңелле һәм оешкан төстә оештырылды. Авыл халкы, кайткан кунаклар бик теләп катнаштылар. Бәйрәм чаралары дәвам ителә, рәхим итегез!
Түбән Шыту авыл җирлегендә, әтиләре махсум хәрби операциядә булган балаларны Яңа ел белән котлау эше башкарылды. Кыш бабай белән кар кызы аларга изге теләкләрен җиткерделәр, балаларга бүләкләр тапшырылды. Район җитәкчелегенә, иганәче оешма ООО "Сабино"га зур рәхмәт!
Түбән Шытсу авылында аренда йорты төзелеше бара. Эшне "ПМК - 159" ҖЧҖ оешмасы башкара.
Югары Шытсу авылыннан Хайруллиннар гаиләсе йорт биләмәләрен Яңа ел бәйрәме уңаеннан бик матур итеп бизәгәннәр. Бөтен җирдә утлар яна, кардан күп итеп сыннар ясалган, матур итеп чыршы бизәлгән. Тырышлыклары өчен зур рәхмәт аларга!
Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары, Югары Шытсу мәдәният йортында булып, музыка уен кораллары белән якыннан таныштылар. Мәдәният хезмәткәрләре коралларның көй чыгару тәртибен аңлаттылар һәм балаларның кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.
Бүген 5 декабрь волонтерлар көне билгеләп үтелә. Түбән Шытсу авыл җирлегендә әлеге юнәлеш буенча җаны-тәне белән янып, эшләп йөрүчеләребез бар. Югары Шытсу авылыннан Мөхетдинова Сария апаны аеруча билгеләп үтәсебез килә. Махсус хәрби операция башланганнан соң ул солдатларга ярдәм итү эшенә алынды. Бик күп күләмдә җылы йон носкилар, урын җир кирәк яраклары, мендәрләр, эчке киемнәр текте һәм бүгенге көндә дә дәвам итә. Әзер материалларны район штабына тормыш иптәше белән алып менеп тапшырып тора. Сария апага сәламәтлек, башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәбез һәм бүгенге бәйрәм белән котлыйбыз!
Билгесез Солдат көне-Россиядә ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Дата ил территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә булдырылган. Бу көн уңаеннан Югары Шытсу китапханәсендә патриотик сәгать узды.
Югары Шытсу авыл китапханәсендә тәмәке тартуга каршы көрәш көне уңаеннан "Куркыныч шөгыль" исеме астында профилактик дәрес булып узды.
Югары Шытсу китапханәсендә Бөтендөнья балалар көне уңаеннан дәрес булып узды.