14 нче ноябрь көнне Түбән Шытсу төп мәктәбендә психологик десант килде. Районыбызның "Семицветик" психологик үзәк психологлары укучылар белән әңгәмәләр үткәрделәр, кызыклы тренинглар оештырдылар.
13 ноябрь көнне, Шәмәрдәндә "Буыннар тарихы - гаилә ядкаре" фестиваль-конкурсының район этабы үткәрелде. Түбән Шытсу авыл җирлегеннән Нигъмәтҗаннар нәселе катнашып, мактау грамотасына ия булдылар. Барлык катнашучыларга зур рәхмәт!
Мини-футбол буенча район чемпионатында "Шытсу" командасы катнаша. Ике турдан соң команданың 3 очкосы бар. Чираттагы тур 26 ноябрьгә планлаштырылган. Уңышлар телибез!
Югары Шытсу мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан балалар катнашында концерт булып узды. Балалар, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә җыр-бию, музыка уен коралларында уйнап, тамашачының күңелләрен күрделәр.
Югары Шытсу мәдәният йортында укучылар белән викторина үткәрелде. Чара Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышладны.
Югары Шытсу авылында, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә ярдәм йөзеннән, җылы йон носкилар бәйләү эше яңадан башланып китте. Әлеге эшкә үз өлешен кертүчеләргә зур рәхмәт!
31 нче октябрь көнне Түбән Шытсу мәктәбе лагерында ял итүче балалар Югары Шытсу мәдәният йортында экскурсиядә булып , милли уен кораллары белән таныштылар.
30 октябрь көнне "Ал җилкән" ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүче укучылар өчен "Сабантуй" журналының 100 еллыгы уңаеннан интеллектуаль бәйге үткәрелде.
Балаларның көзге каникуллары файдалы үтә. Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылар туристик маршрут кысаларында Лесхоз урман хуҗалыгы һәм кыңгыраулар музеенда булдылар.
Хөснуллин Гасим Хөснулла улы 1934 елның 28 октябрендә Түбән Шытсу авылында дөньяга килә. Гасим абыйның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар, ятимлек күреп үсә ул.
Гасим абый 1950-1953 елларда Саба районы Илшат колхозында хисапчы булып эшли башлый.
1953-1956 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
1956-1959 елларда шул ук колхозда гади колхозчы.
1960-1965 елларда Саба районы “1-Май” колхозында ферма мөдире.
1965-1968 елларда шул ук колхозда техника буенча хисапчы.
1968-1973 елларда зоотехник-селекционер.
1969 елда читтән торып зоотехник белеме буенча Минзәлә совхоз техникумын тәмамлый.
1973 елның 20 июнендә аны хезмәт ияләре депутатларының Түбән Шытсу авыл Советы башкарма комитеты председателе итеп сайлыйлар. Хезмәттә бик тырыш, тынгысыз була. 1976 елда ,авыл Советына җиткерелгән планнарны арттырып үтәгән өчен, аны район мактау тактасына кертәләр.
1977 елның 7 июлендә аны “1-Май” колхозы КПСС башлангыч оешмасы секретаре булып сайлана, ул бу хезмәттә 1990 елга кадәр хезмәт куя.
1991-1995 елларда колхоз рәисенең терлек азыгы әзерләү буенча урынбасары булып эшли. 1995 елдан лаеклы ялда.
Эшләү дәверендә Гасим Хөснулла улы эш сөючән, тырыш, гадел, оештыру сәләтенә ия булган җитәкче була. Күп тапкырлар авыл Советы депутаты булып сайлана.
Авыл хуҗалыгында күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен 29.08.1986 елда Гасим абый “Хезмәт батырлыгы” медале белән бүләкләнә.
29.12.1989 елдан - “Хезмәт ветераны” исемен йөртә.
Гасим абый тормыш иптәше Фирая апа белән 1 ул тәрбияләп үстерәләр. Аларның -3 оныгы, 4 оныкчыклары бар.
Бүгенге көндә Гасим абый тормыш иптәше Фирая апа белән Түбән Шытсу авылында улы Васил, килене Рушания тәрбиясендә гомер кичерә.
Киң күнелле, ярдәмчел Гасим абый күршеләренә һәм авылдашларына гел игелек кылып яши, шуна күрә аны авылдашлар бик хөрмәт итә.