ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2024 ел
җомга

Түбән Шытсу авылында йортлар төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә 2 йортта да эчке эшләр башкарыла.  

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Галиахметова Хәдия Габдулла  кызы 1934 елның  16 октябрендә Саба районы Югары Шытсу авылында  дөньяга килә. Хәдия апаның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар күреп үсә ул. 1959 елда Югары Шытсу  авылы егете Моктасим  абыйга  кияүгә чыга. Аш-суга, кул эшләренә уңган килен була Хәдия  апа.

      Моктасим абый белән алар бик тәртипле  4 кыз устергәннәр. Бүгенге көндә балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар.

         Хәдия  апа бала чагыннан зурларга ияреп колхоз басуына чүп утарга  йөргәннәрен хәзер дә искә алып сөйли. Гомер буе“Беренче Май”колхозында төрле эшләрдә, соңрак терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыккан.

       Хәдия апаның бүгенге көндә 8 оныгы, 5 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта  ул Югары Шытсу авылында  кызлары, кияүләре, оныклары тәрбиясендә гомер итә.

         Күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә, шуна  күрә Хәдия апаны  авылдашлары бик  хөрмәт итә.

             Без Хәдия апага   балаларының, оныкларының, оныкчыкларының игелеген күреп, бәхетле картлык кичерүен телибез.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

14
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Югары Шытсу китапханәсендә "Рәшит Бәшәр - балаларның яраткан язучысы" исеме астында әдәби сәгать үткәрелде. Балалар бик теләп әлеге язучының иҗаты белән якыннан таныштылар. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу мәдәният йортында "Буыннар тарихы - гаилә ядкаре" фестиваль конкурсының район этабы үткәрелде. Әлеге чарада Түбән Шытсу авыл җирлегенә кергән учрежденияләр чыгышы тәкъдим ителде. Конкурс-фестиваль нигезенә Нигматҗан бабай нәселе, Елыш авылыннан Рамазановлар гаиләсе алынды. Алар бай эчтәлекле чыгыш тәкъдим иттеләр. Айдар Рамазанов тамашачыларны һәм комиссияне үз эченә 800 дән артык кешене алган зур шәҗәрә белән таныштырды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

11
октябрь, 2024 ел
җомга

Югары Шытсу авылында үзара салым хисабына балалар мәйданчыгы урнаштыру эше төгәлләнеп килә. Эшне "ПМК-159" ҖЧҖ оешмасы башкара.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

6
октябрь, 2024 ел
якшәмбе

Түбән Шытсу авылында  яшәүче Калимуллин Заһидулла Калимулла    улы 1929 елның 5 октябрендә  Саба районы  Түбән Шытсу авылында  дөньяга килә. Заһидулла абыйның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар күреп үсә ул. Заһидулла абый яшьли авыл агайлары белән  тубал киеп орлык чәчә, ат көтүе дә көтә, ат,  үгез җигеп сука да сукалый.

          1956 елның 9 маенда Түбән Шытсу авылы кызы Сәвиягә өйләнә.

Гаиләдә бер-бер артлы дүрт бала дөньяга килә. Бүгенге көндә балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар. Заһидулла абыйның 8 оныгы, 13 оныкчыгы бар.  Ул улы Ринат, килене Мәдинә тәрбиясендә гомер итә.

          Заһидулла абый гомере буе колхозда төрле эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан. Тыл ветераны. Яшьтән карусыз, тырыш егет  колхозның алдынгы эшчесе була, күп бүләкләргә, мактау кәгазьләренә лаек була.

           Тәртипле, төпле акыллы,  һәркемгә рәхмәтле Заһидулла абый күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә, шуна  күрә аны  авылдашлар бик  хөрмәт итә.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

4
октябрь, 2024 ел
җомга

Түбән Шытсу мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм кичәсе үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре концерт программасын тәкъдим иттеләр. Бәйрәм иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән чәй табыны артында җанлы аралашу белән тәмамланды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу мәктәбе 2024 елда гомуми белем бирү учреждениеләренең иң яхшы мәктәп яны участогына район смотр-конкурсында "Иң яхшы Укыту-тәҗрибә участогы"номинациясендә 2 урынны алды. Котлыйбыз!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

3
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Шытсу мәдәният йортында укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп коллективы тарафыннан бай эчтәлекле программа тамашачыга тәкъдим ителде. Бәйрәм чарасы чәй өстәл артында җанлы аралашу белән тәмамланды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

2
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Түбән Шытсу авылында яшәүче Галявиев Әмин Галяви улы һәм Галявиева Фәүзия Корбан кызының гаилә корып яши башлауларына быел 69 ел.

    Алар 1955 елның 20 мартында гаилә корып яши башлыйлар.  Әмин абый башта  колхозда төрле эшләрдә,  Фәүзия апа  сыер савучы булып эшли. 1963 елда алар  Пермь өлкәсенә күченеп китәләр. Анда Әмин абый 25 ел  шахтер булып, Фәүзия апа  балалар бакчасында  җыештыручы булып эшли.

  Гаиләдә бер-бер артлы 4 бала дөньяга килә. Балаларына   үрнәк тәрбия  биргән Әмин абый һәм Фәүзия апа.  Балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар.

 

1995 елда Галәвиевлар гаиләсе кире туган якларына кайтып төпләнә. Лаеклы ялда булуына карамастан Әмин абый колхозда эшчәнлеген дәвам итә: фермада, ындыр табагында каравылда тора. Әмин абый хезмәт һәм тыл ветераны, Фәүзия апа да хезмәт ветераны.

Бүгенге көндә Әмин абый Фәүзия апа белән тигезлектә  бәхетле гомер кичерәләр.  Аларның 6 оныклары 11 оныкчыклары бар.

         Киң күнелле, ярдәмчел Әмин абый белән Фәүзия апа күршеләренә һәм авылдашларына гел игелек кылып яшиләр, шуна  күрә аларны  авылдашлар бик  хөрмәт итә.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International