ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Югары Шытсу авылында яшәүче Фарляхов Гаптеләхәт Тимершаех улы һәм Фарляхова Әлфия Равил кызы  быел үзләренең алтын  туйларын бәйрәм итәләр. Алар 1974 елның 27 июнендә гаилә коралар.

Гаилә коргач, алар Караганда шәһәренә китеп урнашалар. 1977 елда  кабат туган якларга кайтып төпләнәләр.

        Гаптеләхәт абый гомер буе “Беренче Май” колхозында механизатор булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Әлфия апа 1977 елдан“Беренче Май” колхозында  төрле эштә, 1979-1982 елларда Түбән Шытсу мәктәбендә повар булып, 1983 елдан 2010 елга кадәр, лаеклы ялга киткәнче  Югары Шытсу фермасында эшләгән.

Тырыш хезмәтләре өчен  Гаптеләхәт абый һәм Әлфия апа күп бүләкләр, мактау кагәзьләренә ия булганнар. 

Гаиләдә бер-бер артлы ике бала дөньяга килә. Балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар. Тәртипле, эш сөючән, шафкатьле, һәрвакыт ярдәмгә  мохтажларга булышучы  итеп  тәрбияли  аларны  Гаптеләхәт абый белән Әлфия апа.

 Гаптеләхәт абый һәм Әлфия  апа бүгенге көндә Югары Шытсу авылында  гомер итәләр.    Аларның 5 оныклары,3 оныкчыклары бар.

 

            Киң күнелле, ярдәмчел Гаптеләхәт абый белән Әлфия апа күршеләренә һәм авылдашларына гел игелек кылып яшиләр, шуна  күрә аларны  авылдашлар бик  хөрмәт итә.

Киләсе көннәрне дә алар парлашып, куаныч белән каршы алсыннар  иде.
 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

30
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Югары Шытсу «Ак каен» балалар бакчасында "Экстремизмга – ЮК!" айлыгы үткәрелде. Расланган план нигезендә түбәндәге чаралар үткәрелде:

- "Егетләр, әйдәгез Дус яшик!" мультфильмын карау;

- Асфальтта рәсемнәр конкурсы «Без тынычлык өчен, сугыш кирәкми!»;

- «Куркынычсызлык әлифбасы»тематик берләшмәсе;

- Тематик ООД " Әйдәгез халыклар белән дус булыйк»;

- «Без күңелле спортчылар»спорт уеннары.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

23
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары Елыш авылына сәяхәткә бардылар. Укучыларны авыл тарихы белән тирәннән кызыксынучы Гөлсинә Хәмидуллина каршы алды һәм авылның үткәне, бүгенгесе белән ныклап таныштырды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсуда Татарстан кроссы - 2024 узды. Өлкәннәр һәм балалар актив катнаштылар. Җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм акчалата приз белән бүләкләнделәр.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу авылында үзара салым хисабына балалар мәйданчыгында йомычка тарату эше башкарылды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

18
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Түбән Шытсу авылының балалар мәйданчыгы төзекләндерелә.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу авылында үзара салым хисабына балалар өчен уен мәйданчыгы урнаштыру эше бара. Эшне "ПМК-159" ҖЧҖ оешмасы башкара.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

13
сентябрь, 2024 ел
җомга

Югары Шытсу мәдәният йортында балаларны гөслә уен коралында өйрәтү актив рәвештә алып барыла. Мәдәният хезмәткәрләре әлеге уен коралының барлык нечкәлекләрен аңлаталар, балалар бик теләп өйрәнергә тырышалар. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу авылында район Башлыгы Минниханов Р.Н. һәм авыл хуҗалыгы җитәкчесе Хасаншин Г.Ш. катнашында җыелыш булып узды. Җыелышта терлекчелек тармагына тулы анализ ясалды, алдагы айларга максатлар билгеләнде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

4
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

"СХП Шытсу" авыл хуҗалыгы җәмгыятендә урып-җыю эше кызу темплар белән бара. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре зур тырышлык куеп хезмәт итәләр. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International