ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2024 ел
җомга

Елыш авылы зиратында үзара салым хисабына агач кисү эше бара. Эшне «ТрансАгроКорм» оешмасы башкара.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

21
август, 2024 ел
чәршәмбе

Югары Шытсу авыл китапханәсендә шагыйрьнең 65 еллыгына багышланган "Газинур Морат - серле каләм иясе" исемле әдәби сәгать үткәрелде. Авыл яшьләре актив катнаштылар, шагыйрьнең иҗаты белән таныштылар, әдәби әсәрләрдән өзекләр укыдылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу китапханәсендә якташ язучылар иҗатына багышланган чара үткәрелде. Балалар танылган якташ язучылар иҗаты белән таныштылар, язмаларыннан өзекләр укыдылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу авыл китапханәсендә викторина үткәрелде. Балалар бик теләп, кызыксынып биремнәрне эшләделәр.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу авылында дәүләт программасы нигезендә йортлар төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә эчке эшләр алып барыла. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

20
август, 2024 ел
сишәмбе

Түбән Шытсу авылында агач электр баганалары яңага алыштырыла. Барлыгы 25 штук бетон баганалар куелачак. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

19
август, 2024 ел
дүшәмбе

Югары Шытсу авылыннан Шарифуллиннар гаиләсе Болгар шәһәрендә булып узган фестивальдә катнашып, лаурет дипломына ия булдылар. Котлыйбыз!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу мәктәп территориясе матур чәчәкләр белән бизәлгән. Бакчада төрлек чәчәкләр утыртылган. Әлеге эш зур тырышлык сорый.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

14
август, 2024 ел
чәршәмбе

Югары Шытсу авылында дәүләт программасы нигезендә иске ДРЛ лампалар урынына яңа светодиод урам яктыртычлары куелды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

13
август, 2024 ел
сишәмбе

Түбән Шытсу авылы мәчетендә ремонт эшләре башкарылды. Түбә калаен алыштыру эшендә авыл халкы һәм иганәчеләр зур ярдәм күрсәтте. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International