ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Авыл хуҗалыгы һәм халык ярдәме белән Югары Шытсу авылында зират биләмәсе чистартылды.  

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

9
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Югары Шытсу мәдәният йортында, балалар катнашында, "Дуслык күпере" дип исемләнгән концерт булып үтте. Концерт халыклар бердәмлеге көненә багышланып үткәрелде. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу авылы мәдәният йортында бильярд буенча ярыш үткәрелде. Ярышта авыл егетләре актив катнашты. Барлык катнашучыларга истәлеккә бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

27
октябрь, 2023 ел
җомга

Елыш авыл клубында "Хезмәт төбе - хөрмәт" дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Концертта Түбән Шытсу авыл җирлегенә кергән учрежденияләр, мәктәп коллективы, мәдәният хезмәткәрләре, укучылар катнашты. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә багышланган концерт программасы тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

25
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

"Гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында Югары Шытсу авыл китапханәсендә гаилә укуы оештырылды. Балалар әти-әниләре белән актив катнаштылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу төп гомуми белем бирү мәктәбендә китапханәче "Музей буйлап сәяхәт" дип исемләнгән күргәзмә-танып белү сәгате үткәрде. Укучылар яңа китаплар белән таныштылар һәм музейлар белән бәйле лекция тыңладылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу авылы китапханәсендә "Игелекле хыял язучысы" дигән чара узды. Чара язучы В.П.Крапивинның тууына 85ел тулуга багышланган иде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

23
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

21 октябрь көнне Түбән Шытсу авыл җирлеге үзешчәннәре, мәдәният йорты, учрежденияләр   коллективы «Милләт яме -йола, бәйрәмнәрдә!» дип исемләнгән фестиваль-конкурста катнашты.

Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган Фестиваль-конкурс Саба муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре коллективлары арасында үткәрелә. Һәр коллектив традицион-халык йолаларының театральләштерелгән куелышын күрсәтә.

Безнең хезмәткәрләр «Уракка төшү» халык йоласының театраль куелышы белән чыгыш ясадылар. Фестиваль-конкурс Юлбат мәдәният йортында узды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

16
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Югары Шытсу мәдәнит йортында әтиләр көненә багышланган чара үтте. Чарада әти һәм бала катнашында кызыклы викториналар, уеннар үткәрелде. Гаиләләр бик теләп катнаштылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

10
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Югары Шытсу мәдәният йортында укытучылар көне уңаеннан чара үткәрелде. Алып баручылар тарафыннан кызыклы программа әзерләнгән иде. Укытучылар әлеге чарада бик теләп катнашылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International