Түбән Шытсу авыл җирлегендә бүгенге көндә Бөек Ватан сугышы ветераннарының ике тол калган тормыш иптәшләре һәм дүрт тыл хезмәтчәне гомер кичерә. Якынлашып килүче Бөек Җиңү көне уңаеннан аларга Татарстан Республикасы рәисенең котлау открыткасы һәм азык-төлек наборы тапшырылды. Җирлек башлыгы Мәүлетов Б.М. һәм мәктәп укучылары ветераннарга изге текләкләрен җиткерделәр.
12 апрель көнне Балтачта ООО "Индустрия" призына муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре комндалары арасында бадминтон буенча ярышлар булып узды. Уен нәтиҗәләре буенча беренчелекне Саба командасы яулады, икенче нәтиҗә Балтач, өченче күрсәткеч Татарстан Рәисе админтистрациясе командасында.
Югары Шытсу мәдәният йортының Шарифуллиннар гаилә дуэты һәм "Дубая" халык уен кораллары ансамбле "Татар моңы мәңге яңгырар" халыкара фестиваль-конкурсының I, II дәрәҗәдәге диплом лауреатлары булдылар. Чын күңелдән котлыйбыз!
"Дулкын" радиосында "Мәктәпләр тормышыннан" тапшыруында Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары кунак булды. Алар үзләренең мәктәп тормышы белән таныштырдылар, шигырь һәм җырларын радио тыңлаучыларга тәкъдим иттеләр.
Агымдагы елның 26 мартында "Шытсу АХП" ҖЧҖендә үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын техник карау узды. Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Саба районы буенча бүлек башлыгы Х.Х. Нәзиров тарафыннан кешеләрнең тормышы, сәламәтлеге һәм мөлкәте өчен куркынычсызлыкны тәэмин итү, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә машиналарны һәм җиһазларны техник карау һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәү кагыйдәләре, таләпләре турында аңлатмалар бирелде. Чараның практик өлешендә катнашучылар тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән техниканы карадылар.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә су агымы торбалары кардан һәм боздан чистартылды. Әлеге эшләр язгы ташуга әзерлек кысаларында башкарылды. Язгы чорны исән-имин каршылыйк.
Югары Шытсу мәдәният йортында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм чарсында балалар, яшьләр, гомумән авыл халкы актив катнашты. Катнашучыларга кызыклы уеннар, концерт программасы тәкъдим ителде. Бәйрәм ахырында мул табын артында, кайнар боткадан авыз ителде.
Бүген Түбән Шытсу мәктәбенең 7-9 класс укучылары «Казан медицина көллияте»нең 4 курс студенты, Русалина Гомәрова белән очраштылар.
Ул үзенең юлы, һөнәр сайлау һәм көллияттә уку үзенчәлекләре турында сөйләде. Балалар аны кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр һәм файдалы киңәшләр алдылар.
Безнең мәктәпне тәмамлаучыларның тәҗрибә уртаклашу, хәзерге укучыларны булачак һөнәр сайларга дәртләндерү өчен кире кайтуларын күрү аеруча күңелле.
Русалинага алга таба да уңышлар һәм яңа казанышлар телибез!
18 март көнне гомуми белем мәктәпләре укучылары арасында «Столярное дело» компетенциясе буенча «Оста-Саба» район чемпионаты узды. Яшь талантларны ачыклау һәм эшче һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән бу вакыйга агач белән эшләү сәнгате белән мавыгучы укучыларны җыйды. Чемпионат ике яшь категориясендә узды, бу һәр катнашучыга үзенең әзерлек дәрәҗәсенә туры килә торган күнекмәләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. 5-7 сыйныф укучылары арасында Түбән Шытсу мәктәбе укучысы Гомәров Әскар 2 урынны яулады. Котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!
Иске Икшермә авылында, 8 март бәйрәменә багышланган хатын-кыз командалар арасында волейбол ярышы булып узды. "Шытсу" командасы уңышлы чыгыш ясап 3 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!