ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары җәйге чорны файдалы үткәрергә тырыша. Агымдагы елда барлыгы 12 бала "Шытсу" авыл хуҗалыгы җәмгыятендә эшкә урнашты. Алар территорияне чистрату, чүп үләннәрен чабу, буяу эшләрен башкаралар. Исән-сау эшләүләрен телибез!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

10
июль, 2023 ел
дүшәмбе

15 июль көнне сәгать 10.00 дә Елыш авылында балалар өчен Сабантуй үткәреләчәк. Рәхим итегез!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан балаларга экскурсия үткәрелде. Балалар табигать кочагында ял иттеләр, кызыклы уеннар уйнадылар. Ахырдан тәмле карбыздан авыз иттеләр.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу мәдәният йортында җәйге чорда балалар өчен төрле чаралар үтеп тора. Балалар барлык чараларда да актив катнашалар, үзләренең осталыкларын һәм һөнәрләрен күрсәтәләр. Шул рәвешле җәйге каникуллар файдалы һәм кызыклы үтә.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу мәдәният йортында остаз турында сөйләшү булды. Укучылар актив катнаштылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу мәдәния йортында Гаилә, тугрылык һәм мәхәббәт көне уңаенна чара үткәрелде. Чарада катнашучы гаиләләр  җыр җырлауда, төрле кызыклы табышмакларны чишүдә осталыкларын күрсәттеләр. Мәдәни чара бик күңелле үтте, барлык катнашучылар кызыксындыру бүләкләренә лаек булдылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу авылы мәчетендә газ кертүгә әзерлек эшләре алып барыла. Бүгенге көндә котельный бүлмәсе тиешле таләпләргә туры китерелеп эшләнелә. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу авылында халык мөрәҗәгате буенча агач киселде. Агач йортка керә торган ут чыбыгына тиеп тора иде. Эшне Саба электр челтәре оешмасы башкарды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

4
июль, 2023 ел
сишәмбе

Елыш авылы мәчете территориясендә машиналар кую урыны төзекләндерелә, су агу трубасы куелды, балчык салынып тигезләү эше бара.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

9
июнь, 2023 ел
җомга

11 июнь көнне Югары Шитсуда Сабантуй уза. Барыгызны да чакырабыз!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International