Түбән Шытсу төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары өчен "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуль уены булып узды. Уен берничә раундтан торды, аларның һәрберсендә катнашучыларга рус һәм чит ил әдәбияты әсәрләре, язучыларның биографияләре һәм тарихи фактлар белән бәйле сораулар тәкъдим ителде. Барлык катнашучылар да бик тырыштылар.
Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханә авыл яшләре белән берлектә Нәүрүз бәйрәменә әзерләнә башладылар. Нәүрүз-бәйрәм – бу төрки халыкларның борыңгы бәйрәме дип билгеләп үтелә. Ул язгы көн һәм төн тигезлеге. Бәйрәм яз җиткәч билгеләп үтелә. 14 мартта авыл балалары һәм яшьләре урамга чыгып, өйдән өйгә йореп хәр йорт хуҗаларын бәйрәм белән котлап, аларга именлек байлык теләделәр, ә йөрт хуҗалары баларга татлы ризыклар, төрле ярма бирделәр. Нәүрүз бәйрәме 20 мартка планлаштырыла.
Югары Шытсу мәдәният йортында 8 март бәйрәме уңаеннан чара үткәрелде. Әлеге чарага уллары махсус хәрби опреациядә катнашучы әниләр, авыл хуҗалыгы тармагында эшләп бүгенге көндә лаеклы ялда булучылар чакырылды. Концерт программасы бай эчтәлекле итеп оештырылган иде.
Т.Шытсу төп мәктәбендә 5-9 сыйныф укучылары өчен «Аҗаган» хәрби-спорт уены узды. "Аҗаган" -укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү чараларының берсе, ул балаларга хисләр өермәсе бүләк итә һәм башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен формалаштыра.
28 фервраль көнне Байлар Сабасында "ЧанаФест-2026" фестивале булып узды. Фестивальдә Түбән Шытсу һәм Югары Шытсу мәдәният йортлары актив катнаштылар. Алар үзләренең үзенчәлекле чаналарын тәкъдим итеп, грамота һәм акчалата призга ия булдылар.
Түбән Шытсу төп мәктәбендә 1сыйныф укучыларының Әлифба бәйрәме уздырылды.Укучылар үзләренең матур чыгышлары белән әти- әниләрен сөендерделәр.Аларга алга таба белем үрләрен яулауда уңышлар телибез.
Югары Шытсыдан Мәхмүтовлар гаиләсе торак алуга таныклык алды. «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла. Сертификатны Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов һәм яшьләр эшләре,спорт бүлеге җитәкчесе А. Х. Гатиятуллин тапшырды.
23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаенна, Түбән Шытсу мәдәният йортында "Мин бит татар егет" дип исемләнгән конкурс булып узды. Конкурста барлыгы 4 егет катнашты. Егетләр тәсбих ясадылар, сүрәләрне яттан сөйләделәр, дини юнәлештә төрле сорауларга җаваплар эзләделәр. Аларны бәяләү өчен конкурска Т.Шытсу мәчете имам-хатыйбы Гизамов Гильмегаян хәзрәт чакырылган иде. Барлык катнашучылрга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Түбән Шытсу авылында 20 февраль көнне М.Фәйзиев истәлегенә көрәш турниры булып узды. Ярышта барлыгы 90 якын көрәшче катнашты. Ачылыш тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гатятуллин А.Х. катнашты. Барлык җиңүче һәм призерларга акчалата бүләк, грамота һәм медаль тапшырылды.
21 февраль - Халыкара туган тел көне. Түбән Шытсу төп гомуми белем бирү мәктәбендә әлеге көнгә багышланган чара узды. Укучылар викторинада актив катнаштылар. Туган телебез һәрберебез өчен бәһасез. Туган телебездә без беренче фразаларыбызны әйтәбез һәм барыннан да бигрәк үз фикерләребезне белдерәбез. Бу барлык кешеләр үз шәхесләрен беренче сулыш алу мизгеленнән үк төзи торган нигез, һәм ул — безне гомер буе ориентлаштыра торган әйбер. Ул үз-үзеңне, үз тарихыңны, үз мәдәниятеңне һәм, иң мөһиме, барлык үзенчәлекләре булган башка кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтә торган чара булып тора.