25-26 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә ветераннар арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы чемпионаты булып узды. Мавлетов Булат 35+ яшь категориясендә 3 нче урынга лаек булды.
Югары Шытсу авыл китапханәсендә язучы Нурия Измайлованың тууына 75 ел тулуга багышланган чара үткәрелде. Авыл яшьләре аның иҗаты белән якыннан таныштылар, әдәби әсәрләрен укыдылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бу уңайдан Югары Шытсы мәдәният йортында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Ватанны саклаучылар елы-календарь датасы гына түгел, ә милли бердәмлек һәм патриотизм символы. Бу илебезнең суверенитетын һәм иминлеген саклаган һәм яклауны дәвам иткән кешеләргә тирән рәхмәт белдерү. Бу ел безгә тарихи хәтернең мөһимлеген һәм дөньяның мәңгелек кыйммәтен искә төшерә, аны Ватанны саклаучылар үзләренең батырлыклары һәм фидакарьлекләре белән саклыйлар.
Югары Шытсу авыл китапханәсендә "Татарстан яшьләре" газетасына 105 тулу уңаеннан чара үткәрелде. Авыл яшьләре әлеге газета белән якыннанрак таныштылар. Газетада яктыртылган мәкаләләр, язмаларны укыдылар.
Түбән Шытсу мәдәният йортында искечә яңа елны каршылауга багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Балалар, авыл яшьләре, өлкәннәр барсы бергән чарада актив катнаштылар.
Югары Шытсу мәдәният йорты каршысында балалар катнашында хәрәкәтле уеннар булып узды. Балалар бик актив катнаштылар.
Югары Шытсу авылында 3 гыйнвар көнне итекле футбол ярышы булып узды. Ярышта барлыгы 4 команда катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 урын Тимершык, 2 урын Югары Шытсу, 3 урын Икшермә һәм 4 урын Түбән Шытсу. Барлык командалар грамота һәм акчалата приз белән бүләкләнделәр.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә урнашкан барлык мәдәният йортларында балалар өчен чыршы бәйрәме булып узды. Бәйрәмнәр бик оешкан төстә алып барылды, балалар әти-әниләр белән берлектә уеннарда, конкурсларда актив катнаштылар.
Әхтәмҗанов Шамил Әхтәмҗан улы 1935 елның 01 гыйнварында Түбән Шытсу авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Шамил абыйның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар күреп үсә ул. Шамил абый 1964 елда Югары Шытсу авылы кызы аш-суга, кул эшләренә уңган Гөлфәризә апага өйләнә.Гаиләдә бер-бер артлы 3 бала дөньяга килә. Балаларына үрнәк тәрбия биргән Шамил абый һәм Гөлфәризә апа. Балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар. Шамил абый бүгенге көндә улы Наил һәм киленнәре Рушания тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Аның 5 оныгы, 1 оныкчыгы бар. Шамил абый үзенең хезмәт юлын 15 яшеннән “1-Май” колхозында комбайнер ярдәмчесе булып башлый. 1953 елда Арча районы Үрнәк уку йортында трактористлыкка укып кайткач тракторга утыра. 1960-1972 елларда ул эретеп ябыштыручы, станокта тимер кыручы, 1973-1974 елларда хуҗалыкларга баллонлы газ плитәләре урнаштыручы, 1975 елдан 1995 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы склад мөдире булып эшли. Намуслы, тырыш хезмәте өчен Шамил абый 1970 елда “За доблестный труд в ознаменование 100 летия со дня рождения Владимира Ильича Ленина” медале белән һәм күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә, хезмәт ветераны була. Аның эш стажы 45 ел. Шамил абыйны кайгы – хәсрәт тә читләтеп үтми, 2019 елда тормыш иптәше Гөлфәризә апаны соңгы юлга озата.Шамил абый гомер буе умартачылык белән шөгелләнә. Тәртипле, төпле акыллы, киң күнелле, ярдәмчел, һәркемгә рәхмәтле Шамил абый күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә, шуна күрә аны авылдашлар бик хөрмәт итә.
Бүген аны район башлыгы исеменнән котларга социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н., ООО СХП "Шытсу" җәмгыяте бригадиры Шигабиев Д. һәм авыл җирлеге башлыгы килде.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә урнашкан мәдәният йортларында Яңа елга багышланган чаралар план нигезендә алып барыла. Лотерея, бал-маскарадлар бик күңелле һәм оешкан төстә оештырылды. Авыл халкы, кайткан кунаклар бик теләп катнаштылар. Бәйрәм чаралары дәвам ителә, рәхим итегез!
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 |
2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 |
9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 |
16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 |
23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 |
30 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |