ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2026 ел
сишәмбе

30 март көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә 3 чиреккә йомгак ясап, ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта «Балигъ булмаганнар арасында гаилә иминсезлеген һәм хокук бозуларны профилактикалау " ТР ТМР Башкарма комитетының җәмәгать тәртибе эшчәнлеген тәэмин итүче әйдәп баручы белгеч Исхакова Альбина Раиф кызы катнашты. Ул хокукка каршы тәртипне профилактикалауда гаиләнең роле, баланың вакыт үткәрүен даими контрольдә тоту зарурлыгы, бигрәк тә Интернет челтәрендә, дәрестән тыш вакытта куркынычсыз ял итүне оештыру, шулай ук балигъ булмаганнарның һәм аларның ата-аналарының экстремистик һәм террористик юнәлештәге җинаятьләр кылган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турында сөйләде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

30 март көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә 3 чиреккә йомгак ясап, ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта «Балигъ булмаганнар арасында гаилә иминсезлеген һәм хокук бозуларны профилактикалау " ТР ТМР Башкарма комитетының җәмәгать тәртибе эшчәнлеген тәэмин итүче әйдәп баручы белгеч Исхакова Альбина Раиф кызы катнашты. Ул хокукка каршы тәртипне профилактикалауда гаиләнең роле, баланың вакыт үткәрүен даими контрольдә тоту зарурлыгы, бигрәк тә Интернет челтәрендә, дәрестән тыш вакытта куркынычсыз ял итүне оештыру, шулай ук балигъ булмаганнарның һәм аларның ата-аналарының экстремистик һәм террористик юнәлештәге җинаятьләр кылган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турында сөйләде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

30
март, 2026 ел
дүшәмбе

   29 март көнне Кече Шыңар мәдәният йорты янында шаулап-гөрләп Нәүрүз бәйрәме үткәрелде, тирә-як яз хуш исләре һәм тәмле ризыклар белән тулды. Бу көнне теләгән һәркем кайнар ботка,  коймак, ачык һавада пешерелгән хуш исле чәйдән авыз итә алды. Бәйрәмдә балалар да, өлкәннәр дә актив катнашты.

    Балалар энтузиазм белән сый – нигъмәтләр өләштеләр, уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, ә аларның әти-әниләре-аларга көч биреп тордылар. Балалар аркан тартуда  көч сынаштылар, шулай ук халык уеннарында да рәхәтләнеп катнаштылар. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнең иң кечкенә кунаклары үз куллары белән эшләнмәләр ясадылар.

   Бәйрәмнең кульминациясе язны һәм яңарышны символлаштырган Нәүрүзбикә кызнын каршы алу булды. Нәүрүзбикә барлык җыелганнарны сәламләде, бәйрәм белән котлады һәм муллык, тынычлык һәм иминлек теләде.

   Бәйрәмдә балалар халык җырларын башкардылар, табигать матурлыгына, туган җиргә мәхәббәткә, ата-баба традицияләренә дан җырлаучы шигырьләр укыдыларлар. Мәдәният йорты янындагы Нәүрүз бәйрәме язның, яңаруның һәм бердәмлекнең чын символына әверелде. Ул барлык катнашучыларга бик күп уңай хис-кичерешләр, якты тәэсирләр һәм ел буена җитәрлек яхшы кәеф бүләк итте

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

29
март, 2026 ел
якшәмбе

29 март көнне Отт авыл клубы авыл китапханәсе белән берлектә "Хуш киләсең, Нәүрүз!" бәйрәмен үткәрде.

   Нәүрүз бәйрәме-язгы көн-төн тигезлеге бәйрәме, табигатьнең уяну, җылы килү һәм язгы кыр эшләре башлану чоры, тынычлык һәм муллык, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бәйрәмнең беренче өлешендә балалар концерт номерлары күрсәттеләр, концерт номерларыннан соң милли һәм спорт уеннары башланды. Кунаклар ботка, кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйландылар.

   Бәйрәм буена күңелле музыка яңгырады, бәйрәм рухы хөкем сөрде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

23
март, 2026 ел
дүшәмбе

21 март көнне Оет авылы клубы авыл китапханәсе белән берлектә «Нәүрүз»бәйрәменә бүләкләр җыю оештырды. Бу күптәнге традиция. Ул үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итәргә ярдәм итә. Балалар ишегалларына кереп теләкләр әйттеләр һәм җырларда хуҗаларга булган мөнәсәбәтләрен белдерделәр.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

19
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  Олы Шыңар авылында яшәүче Җамалетдинова Нурлыхөдә Җамалетдин кызының туган көне. Ул 1927 елның 18 мартында Саба районы Олы Шыңар авылында туа.     Нурлыхода апа 8 яшьтән укырга кергән. Март аена кадәр укыганнан соң алар гаиләләре белән Кемеровога күчеп китәләр. 1936 – 1939 елларда шунда яшиләр.

    Нурлыхода апага 12 яшь вакытта, 1939 елны алар кабат  Олы Шыңарга әйләнеп кайталар. Озакламый авыр сугыш еллары башланып китә.  1941нче  елда Кыяметдин абыен сугышка алалар.

   Ул вакытта хатын – кызлар бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр урак урганнар. Урган җирләрне метрлап үлчиләр. Менә шушы уракчы хатын – кызлар артыннан  калган башакларны җыеп барганнар алар, шуның өчен көне буена бер сынык ипи биргәннәр. Көлтәне ташып эскерткә өйгәннәр, суктыргычка атып башак суктырганнар.

   1947 елда Олы Шыңар авыл медпунктында санитарка булып эшли башлый, 1989 елга кадәр яраткан хезмәтен ташламый, шунда эшләп пенсиягә чыга.

    “Бөек Ватан сугышы” елларында тылдагы  хезмәтләрен бәяләп  “Фидакарь хезмәт өчен” медале,  Бөек Җиңүнең  юбилей медальләре бирелә, 1982 елда “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә.

   Бүгенге көндә  Олы Шыңар авылында ялгызы гына гомер кичерә.

   Хөрмәтле Нурлыхода апа! Сезне туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлекнең ныгын, гомернең бәрәкәтлесен, күңел тынычлыгы телибез. Ходай биргән гомерегезне тынычлыкта, сәламәтлек белән яшәп үткәрегез.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

10
март, 2026 ел
сишәмбе

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча УНД һәм ПР Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш районара бүлеге башлыгы, эчке хезмәт подполковнигы Галимуллин Айнур Рифкат улы Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары белән профилактик әңгәмә үткәрде.

   Очрашу барышында ул укучыларга гражданнар оборонасы кагыйдәләре, халыкның гадәттән тыш хәлләрдәге гамәлләре турында сөйләде, шулай ук янгын куркынычсызлыгының төп таләпләрен искә төшерде. Янгын чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, эвакуация вакытында дөрес гамәлләргә һәм көнкүрештә һәм мәктәптә куркынычсызлык чараларын үтәү зарурлыгына аерым игътибар бирелде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

9
март, 2026 ел
дүшәмбе

8 Март-иң дулкынландыргыч, иң назлы һәм гаҗәеп бәйрәм, ул яз килүен символлаштыра. Ул иң сөйкемле һәм иң назлы, иң яраткан һәм иң якын әниләргә һәм әбиләргә багышлана. Оет авыл клубы авыл китапханәсе белән берлектә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Күңел җылысын сезгә бүләк итәбез, кадерлеләребез" дигән бәйрәм программасы үткәрде. Чара барышында катнашучылар төрле конкурсларда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

7
март, 2026 ел
шимбә

Олы Шыңар  "Әллүки" балалар бакчасында 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Балалар әниләргә, әбиләргә һәм тәрбиячеләргә багышланган җыр-биюләр башкарып, бәйрәм чыгышлары әзерләгәннәр.  Чара җылы һәм күңелле узды, бик күп уңай хис-кичерешләр һәм истәлекләр калдырды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

4
март, 2026 ел
чәршәмбе

   "Тимершык – Шыңар" командасы 2026 елгы сезонда авыл җирлекләренең ир-атлар ветеран командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында (40+)  2 урынны яулады.

   Команданы җиңүләре белән котлыйбыз. Барлык катнашучыларга да зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм уңышлар телибез!

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International