ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Олы Шыңар авыл җирлегендәге һәрбер оешма үз биләмәсендә Яңа елга бәйрәмчә бизәлеш ясый.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Биналарны һәм территорияләрне Яңа елга бизәү буенча район конкурсында катнашып  "Туган Як" ачык акционерлык җәмгыяте 1нче призлы урынга лаек булды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

20
декабрь, 2024 ел
җомга

Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә авыл юлларын кардан чистарту “Туган Як” җәмгыяте техникасы ярдәмендә башкарыла. Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч авылы урамнары  даими рәвештә кардан чистартылып тора.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

12
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында,  Олы Шыңар авыл җирлеге инвалидлар Советы рәисе Әхмәтов Р.А. мәдәният хезмәткәрләре белән бергә  балачактан инвалид Мозаффаров Айдар, коляскада утыручы Ибраһимов Илдус һәм балачактан инвалид Җамалетдинова Нурлыһөдә апаның өйләрендә булдылар, аларга  сәламәтлек, куңел тынычлыгы теләп күчтәнәчләр тапшырдылар. Алар очрашуга бик куанып, тормыш хәлләре турында сөйләшеп, бик теләп аралаштылар

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Ватан Геройлары көне кысаларында Оет авыл китапханәсендә «Синең батырлыгың үлемсез» дигән батырлык дәресе үткәрде. Чара барышында балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, төрле чорлардагы Россия геройларын искә алдылар, аларны бер нәрсә - үз Ватаннарына бөек мәхәббәт берләштерә. Батырлык дәресендә балалар аларның батырлыклары белән таныштылар, махсус хәрби операциядә катнашучы бүгенге  көн Геройлары турында сөйләштеләр. Чарага китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды,анда Россия Геройлары, авылыбызның горурлыгы, Советлар Союзы Герое Вәли Хаҗиев һәм якташ геройлар турында китаплар күрсәтелде.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

11
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

     Инвалидлар декадасында  Кызыл Мишә коррекция мәктәбендә  ел саен бәйрәм чарасы уздыру күркәм традициягә әверелде.  Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен  Олы Шыңар авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре катнашында кызыклы күңел ачу программасы тәкъдим ителде. « Алтын кикрикле әтәч» әкиятенең барлык балалар да ярата торган геройлары, үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр, күп кенә күңелле уеннар, биюләр оештырдылар, татлы бүләкләр тапшырдылар. Бу көн барлык балалар өчен дә истә калырлык булды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

   Инвалидлар декадасы кысаларында Кече Шыңар авылы мәдәният йортында балачактан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт-күңел ачу программасы оештырылды. Чараны Олы Шыңар авыл җирлеге инвалидлар җәмгыяте рәисе Рафаэль Әхмәтов ачып җибәрде.Кунаклар билъярд, теннис һәм шашка буенча турнирда катнаштылар. Викторина сорауларына җавап табу, көйдән үткән еллар җырларын һәм артистларның исемнәрен белү, чәй өстәле артында аралашу белән дәвам итте. Тематик кичәнең максаты катнашучыларга, әгәр кешенең үз максатларына ирешү теләге һәм омтылышы булса, аның өчен мөмкин булмаган бернәрсә дә булмавын җиткерү булды.

            Шулай ук   авылдашларны,   район мәдәният йортында  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен куелган концертка алып бару оештырылды.
 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

30
ноябрь, 2024 ел
шимбә

29 ноябрьдә Кече Шыңар мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан " Мәрхәмәтле, сөекле, назлы...» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Бу көнне мәдәният йортына игелекле, сөйкемле, назлы, чибәр, яшь һәм чәчләренә күптән чал кергән - Әниләр килде. Чара «Сиңа язам, кадерле әнием» дигән  әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. Чараны ачып, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. барысын да бәйрәм белән котлады, ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде. Шулай ук уллары махсус хәрби операциядә катнашучы  аналарга, улларына  лаеклы тәрбия биргәннәре өчен аерым рәхмәт сүзләре әйтелде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

28 ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының зона этабы булып узды, анда районның 5 мәктәбеннән ата-аналар комитетлары катнашты. Олы Шыңар урта мәктәбен 5нче сыйныф ата-аналар комитеты тәкъдим итте һәм алар "Иң иҗади команда" номинациясендә җиңүче булдылар. Конкурс сынауларында иҗади идеяләр, артистлык, оригинальлек, бердәмлек бәяләнде. Мәдәният хезмәткәрләре музыкаль бизәлеш белән тәэмин иттеләр, конкурс номинацияләре арасында үзешчән башкаручылар җыр һәм бию номерлары белән чыгыш ясадылар. Конкурс һәркем өчен иҗади ачышлар, педагогик илһам һәм осталык белән тулы бәйрәмгә әверелде.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

20
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

19 ноябрь көнне  Олы Шыңар урта мәктәбендә Республикакүләм “Тату сыйныф серләре” конкурсының  мәктәп туры булып узды. Укучылар һәм ата-аналар бергәләп чыгыш ясадылар.  7,8 сыйныфлар 3 урынга, 6 сыйныф  2 урынга, 5 сыйныф  1 урынга лаек булды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International