14 апрель көнне Олы Шынар авыл җирлеге бинасында Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы тарафыннан гражданнар мөрәҗәгате буенча бушлай юридик хезмәт күрсәтү оештырылды. Кабул итүне юрист Ахунов Р.И. алып барды.
Олы Шыңар авыл җирлегендә Кече Шыңар авылы һәм Оет авылы зиратларында чүп - чар җыю өчен бункер-туплагычлар урнаштырылды.
Олы Шыңар авыл җирлегендә өмәләр оештырылды. Бюджет учреждениеләре үз территорияләрен чистарттылар, агачлар агартылды.
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре көче белән юл буйларын чүп-чардан чистарту буенча эш башкарылды.
23 мартта Кече Шыңар мәдәният йортында Нәүрүз бәйрәме оештырдылар. Бәйрәмдә балалар да, өлкәннәр дә актив катнашты. Балалар уеннарда һәм бәйгеләрдә катнаштылар, ә әти – әниләре аларга көч биреп тордылар.
23 һәм 24 март көнне Оет авыл мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрелде. Барлык чыгымнарны авыл халкы үзара җыйналып күтәрде. Мәҗлескә авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар җыйналды. Мәҗлес барышында имам-хатиблар вәгазь сөйләде, догалар һәм аятьләр укылды, авыз ачканнан соң җәмәгать белән намаз укылды. Рамазан – изгелекләр ае, Аллаһ бу айда Үз бәндәләрен аеруча күп изгелекәр кылырга, явыз эшләрдән тыелырга чакыра.
2025нче елның 25нче мартында Якупова Сайма Гапделбәр кызына 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды. Котлауларга шулай ук Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. һәм “Туган Як” җәмгыяте вәкилләре дә кушылды.
2025нче елның 10нчы мартында Шәфигуллина Хөмәйрә Шиһап кызына 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды. Котлауларга шулай ук Олы Шыңар авыл җирлеге һәм “Туган Як” җәмгыяте вәкилләре дә кушылды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә Оет авылында Советлар Союзы Герое Вәлиәхмәт Хаҗиев истәлегенә куелган бюст яңартылды. Бөек Ватан сугышында Оет авылыннан 101 кеше һәлак булган. Аларның исемнәре мемориал тактада язылган.
Олы Шыңар авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган истәлекле медальләр 7 хатын – кыз тыл хезмәтчәннәренә тапшырылды. Медальләр Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г., «Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУның Саба районы буенча бүлек башлыгы И.Г. Хәбибуллин һәм “Беренчеләр хәрәкәте” әгъзалары катнашында тапшырылды