Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасы тәрбиячесе Сафина Римма Мөхәммәтнәҗип кызы Россиядә укытучылар һәм остазлар елы, Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан “Безнең кавем” дип исемләнгән IVнче Халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн-фестивалендә җиңүче булды һәм IIIнче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
22 ноябрь көнне, “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесендә “Татар халкының гореф-гадәтләре, йолаларының, мирасыбыз, байлыгыбыз буларак, балаларны тәрбияләүдәге роле” темасы буенча семинар үтте. Семинарда район балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты.
Оет авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган мемориаль такталар яңартылды. Бөек Ватан сугышы фронтларында Оет авылыннан 101 кеше һәлак була.
Чулпыч авылы зиратында чистарту буенча өмә үткәрелде, чүп җыештырылды, корыган агачлар киселде.
Олы Шыңар авылында яшәүче Хаҗиев Равил Ибрай улына 2023нче елның 9нчы ноябрендә 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды. Котлауларга шулай ук Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г.Гарипов, “Туган Як” җәмгыяте вәкиле Билалова З.Х. да кушылды.
Олы Шыңар авыл җирлеге командасы «Саба таңнары» газетасы призына иң көчле көрәшчеләрне сайлап алу буенча районның шәхси-команда чемпионатында татарча милли көрәш буенча ярышларда актив катнашты. Призерлар : Варламов Артем -1 урын ( авырлык категориясе 100 кг) Ахунҗанов Рифат-1 урын (авырлык категориясе 115 кг) Маликов Илназ - 1 урын ( авырлык категориясе 75 кг ) Рабгутдинов Руслан-3 урын (авырлык категориясе 85 кг ).
3 ноябрьдә Кече Шыңар мәдәният йортында Олы Шыңар авыл җирлегендәге мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре тарафыннан яңа иҗат сезонын ачуга багышланган «Без сезне һәрвакыт күрергә шат» дигән бәйрәм концерты оештырылды. 4-5 ноябрьдә әлеге концерт программасы белән Аккүл - Бигәнәй һәм Оет авыл клубларында чыгышлар ясалды.
Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучысы Азалия Семенова 29нчы октябрьдә Казан шәһәрендә үткәрелгән Сумо көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә юниорлар арасында 80 кг авырлыкта беренче урынны алды.
Мәктәп каникуллары вакытында Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балалар белән чараларга аерым игътибар бирәләр. Бүген алар икебана ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Мастер-класста балалар икебана тарихы, композицияләр ясау техникасы, материал белән эшләү ысулы белән таныштылар һәм үз икебаналарын ясый алдылар.
Мәктәп каникуллары вакытында Кече Шыңар мәдәният йорты, Оет авыл клубы, Олы Шыңар һәм Оет авыл китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен "Сертотмас үрдәк"театраль тамашасын сәхнәләштерделәр. Бу кызыклы һәм гыйбрәтле әкият, аның геройлары сөйкемле йорт хайваннары, үзләрен һәм дусларын куркыныч астына куймас өчен, серләрне сакларга өйрәтә.Төсле декорацияләр фонында сәхнәгә бер-бер артлы барлык таныш һәм яраткан геройлар чыкты, алар балаларны театрның тылсымлы дөньясына җәлеп иттеләр. Балаларга чыгыш бик ошады, артистларга алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.