Инвалидлар декадасында Кызыл Мишә коррекция мәктәбендә ел саен бәйрәм чарасы уздыру күркәм традициягә әверелде. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Олы Шыңар авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре катнашында кызыклы күңел ачу программасы тәкъдим ителде. « Алтын кикрикле әтәч» әкиятенең барлык балалар да ярата торган геройлары, үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр, күп кенә күңелле уеннар, биюләр оештырдылар, татлы бүләкләр тапшырдылар. Бу көн барлык балалар өчен дә истә калырлык булды.
Инвалидлар декадасы кысаларында Кече Шыңар авылы мәдәният йортында балачактан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт-күңел ачу программасы оештырылды. Чараны Олы Шыңар авыл җирлеге инвалидлар җәмгыяте рәисе Рафаэль Әхмәтов ачып җибәрде.Кунаклар билъярд, теннис һәм шашка буенча турнирда катнаштылар. Викторина сорауларына җавап табу, көйдән үткән еллар җырларын һәм артистларның исемнәрен белү, чәй өстәле артында аралашу белән дәвам итте. Тематик кичәнең максаты катнашучыларга, әгәр кешенең үз максатларына ирешү теләге һәм омтылышы булса, аның өчен мөмкин булмаган бернәрсә дә булмавын җиткерү булды.
Шулай ук авылдашларны, район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен куелган концертка алып бару оештырылды.
29 ноябрьдә Кече Шыңар мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан " Мәрхәмәтле, сөекле, назлы...» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Бу көнне мәдәният йортына игелекле, сөйкемле, назлы, чибәр, яшь һәм чәчләренә күптән чал кергән - Әниләр килде. Чара «Сиңа язам, кадерле әнием» дигән әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. Чараны ачып, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. барысын да бәйрәм белән котлады, ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде. Шулай ук уллары махсус хәрби операциядә катнашучы аналарга, улларына лаеклы тәрбия биргәннәре өчен аерым рәхмәт сүзләре әйтелде.
28 ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының зона этабы булып узды, анда районның 5 мәктәбеннән ата-аналар комитетлары катнашты. Олы Шыңар урта мәктәбен 5нче сыйныф ата-аналар комитеты тәкъдим итте һәм алар "Иң иҗади команда" номинациясендә җиңүче булдылар. Конкурс сынауларында иҗади идеяләр, артистлык, оригинальлек, бердәмлек бәяләнде. Мәдәният хезмәткәрләре музыкаль бизәлеш белән тәэмин иттеләр, конкурс номинацияләре арасында үзешчән башкаручылар җыр һәм бию номерлары белән чыгыш ясадылар. Конкурс һәркем өчен иҗади ачышлар, педагогик илһам һәм осталык белән тулы бәйрәмгә әверелде.
19 ноябрь көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә Республикакүләм “Тату сыйныф серләре” конкурсының мәктәп туры булып узды. Укучылар һәм ата-аналар бергәләп чыгыш ясадылар. 7,8 сыйныфлар 3 урынга, 6 сыйныф 2 урынга, 5 сыйныф 1 урынга лаек булды.
13 ноябрь көнне Олы Шыңар авылыннан Хаҗиевлар нәселе әгъзалары «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» республика Шәҗәрә фестиваленең район турында катнашып, диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Фойеда күргәзмә күрсәтелде, шәҗәрә агачын тәкъдим иттеләр, анда катнашучылар үз нәселләре, үз гаиләләре тарихындагы мөһим вакыйгаларга һәм кешеләргә, буыннан-буынга тапшырыла торган төп традицияләргә басым ясадылар. Сәхнәдә, визит карточкасы кысаларында, үзләренең шәҗәрәләрен, гаилә традицияләрен тәкъдир иттеләр.
“Яшен” ААҖ Олы Шыңар урта мәктәбе каршындагы автомобильләр кую урынын һәм юл кырыйларын ремонтлау эшләре башкарды.
Олы Шыңар авыл җирлеге командасы «Саба таңнары» газетасы призына һәм Татарстан Республикасы чемпионатына иң көчле көрәшчеләрне сайлап алу буенча ир –егетләр арасында шәхси-команда район чемпионатына милли көрәш буенча ярышларда актив катнашты. Призерлар :
Ахунҗанов Ришат -3 урын (авырлык категориясе 100 кг)
Ахунҗанов Рифат-1 урын (авырлык категориясе 115 кг)
Маликов Илназ - 2 урын ( авырлык категориясе 75 кг)
Садыков Фаяз -3 урын (авырлык категориясе 130 кг),
Маликов Вакип - 4 урын ( авырлык категориясе 80 кг ).
29 октябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Буыннар тарихы - гаилә ядкаре» район Шәҗәрә фестивале узды. Фестивальдә Тимершык, Симет һәм Мишә авыл җирлекләре гаиләләре катнашты. Сәхнә чыгышларыннан тыш, иҗади күргәзмә дә оештырылды.
«Татавтодор» җәмгыятенең Саба филиалы Олы Шыңар авылы Кооператив урамының үзәк өлешендә юл кырыйларын ремонтлау эшләре башкарды.