ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Олы Шыңар авылы чишмәсенең каптаж зонасы койма белән әйләндереп алынды. Эш башкаручылар Саба  коммуналь торак  хуҗалыгы җәмгыяте.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Олы Шыңар авыл җирлеге Оет авылы мәчетендә хуҗалык кирәк яраклары урнаштыру өчен янкорма эшләнде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

10
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

8 октябрь көнне  Кече Шыңар авыл мәдәният йорты,  Оет авыл клубы һәм китапханә  хезмәткәрләре, үзешчәннәр Лесхоз бистәсендәге өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында "Сезнең алда баш иябез" дигән концерт программасы белән чыгыш ясадылар . Үзешчәннәрнең чыгышлары өлкәннәрнең күңелләрен нечкәртте: җырлар, шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады.Тамашачылар, хәтта инвалид креслоларында да рәхәтләнеп җырлап, биеп утырдылар.  Персонал да, тамашачылар да чыгышлары өчен зур рәхмәт белдерделәр.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

4
октябрь, 2024 ел
җомга

 1 октябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында  «Чәчләрдә чал булса да күңелләр яшь» дигән тематик кичә үткәрелде, анда  хезмәт сөючән, гаиләләрен, балаларын, оныкларын кайгыртып яшәүче өлкәннәребез түгәрәк өстәл артына чәй эчәргә җыелдылар. Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г. Гарипов, алып баручылар  котлаулар аша, сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр. Аннары чарада катнашучылар яшьләргә әхлакый тәрбия бирү, тормыш хәлләре турында вәгазьләр тыңладылар. 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

1 октябрь көнне Оет авыл клубында  Өлкәннәр көненә багышланган «Тормыш ямьле сезнең белән» дип исемләнгән бәйрәм концерты уздырылды. Өлкәннәрне Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г.  котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Катнашучылар әбиләрне һәм бабайларны шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән котладылар. Концерт номерлары кәефне күтәреп кенә калмады, өлкән буын кешеләрен яшьлекләренә дә алып кайтты. Бу матур бәйрәм өлкән буын вәкилләренә очрашу һәм ял итү мөмкинлеге бирә. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

30
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Кече Шыңар мәдәният йорты каршындагы "Мирас" фольклор коллективы Казан шәһәренең Нагорный торак массивында узган  Халык иҗаты фестивалендә катнашып, халык мәдәниятен үстергән, халык традицияләрен саклаган һәм популярлаштырган өчен, "Йола-традиция" номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреат дипломына һәм "Вокал" номинациясендә 2 нче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Олы Шыңар авыл җирлегендә үзара салым акчасы хисабына Кече Шыңар, Оет һәм Чулпыч авыллары зиратларында чүп - чар җыю өчен бункер-туплагычлар урнаштырылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Олы Шыңар авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре дәвам итә. Кече Шыңар авылы Ленин  урамының 800 м өлешендә  чокырларны ремонтлау башкарылды, Чишмә урамы, Ленин урамында 195 м юл ремонтланды.  Юл ремонтлау эшләрен «Рамазан» ААҖ оешмасы  башкара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

25
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Олы Шыңар авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре башланды. Олы Шыңар авылы Кооператив  урамында  чокырларны ремонтлау башкарылды.  Юл ремонтлау эшләрен «Рамазан» ААҖ оешмасы  башкара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге ОКС

20
сентябрь, 2024 ел
җомга

Олы Шыңар авыл җирлеге территориясендә инвестиция программасы буенча югары вольтлы электр линияләренең баганаларын яңаларына алыштыру башланды. Эшләрне Балтач районының "Энергоресурс" ААҖ башкара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International