Олы Шыңар авыл җирлегенең бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре урып-җыю кампаниясендә булышалар, "Туган Як" җәмгыятенең ындыр табагында график буенча эшлиләр.
«Туган як» җәмгыятендә ашлык җыю тәмамлануга якынлаша. Кыр эшчәннәре алны ялны белми, тулы көч белән эшлиләр. Мондый җәйге, эссе көннәрдә Кече Шыңар авыл мәдәният йортының " Рәшә " агитбригадасы "Бай кырларым сез" дигән тематик программа белән хезмәт геройларын ял иттерү максатында кырга чыга.
2 сентябрь көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка булып узды. Укучыларга һәм укытучыларга котлау сүзләре белән мәктәп директоры Р. Г. Мөбарәков, район хакимиятеннән вәкил – Галиуллин А.М., Саба район мәгариф бүлеге методисты Назмиева Л.В., «Туган Як» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Саубанов Ф.К, җирлек башлыгы А. Г. Гарипов, имам-хатыйб Нуриәхмәтов Р.Р. чыгыш ясадылар.
24 августта Балык Бистәсендә «Бистә шәле» II республика хатын-кызлар халык кәсебе фестивале узды. Кече Шыңар мәдәният йорты каршындагы "Мирас" фольклор коллективы әлеге фестивальдә катнашып, лауреат дипломына лаек булды. Фестиваль икенче ел үз мәйданчыгына республиканың иң яхшы осталарын, шулай ук бу халык һөнәрен яратучыларны җыя.
27 нчы август көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә халык җыелышы уздырылды. Җыелышта Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рахимҗан улы катнашты, 8нче сентябрдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны оештыру һәм уздыру турында чыгыш ясады. Авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. 2024 елда Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә эшләнгән һәм эшләнәсе эшләр турында сөйләде.
Олы Шыңар авыл җирлеге Оет авылы һәм Кече Шыңар авылы зиратларында, су буйларында корыган агачларны, куакларны кисү эшләре башкарылды. Жыелган чүпләр Саба МПП ТКХ АҖ оешмасының махсус техникасы ярдәмендә чүп полигонына чыгарылды.
17 август көнне Кече Шыңар мәдәният йортында студентларның һәм яшьләрнең "Яшьлек- алсу таң" дигән традицион концерт программасы булып узды. Концертта төрле яшьтәге һәм төрле юнәлештәге артистлар катнашты, чөнки бу ел гаилә һәм гаилә кыйммәтләренә багышлана: биючеләр, халык һәм эстрада җырларын башкаручылар, күңелле скетчлар һәм пародияләр. Үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы яшь парларны котладылар. Тамашачылар "Сөмбел" халык бию коллективының яшь биючеләре, шулай ук «Туган як» вокаль ансамбле һәм аның солистлары башкаруындагы концерт номерларын җылы кабул иттеләр.
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими алып барыла. Чүп үләннәре чабыла, җыештыру, буяу эшләре башкарыла.
Олы Шыңар авылында инеш яр буйларын төзекләндерү эшләре дәвам итә: электр яктырткычлар куелды, тротуар өчен брусчатка җәелә. Эшләрне «БарсЭлитСтрой» ААҖ башкара.
Чәчәкләр безнең тормышыбызны бизи, кәефне күтәрә. Дөрестән дә, җәйдән кышка кадәр төрле төсләргә күмелеп утыручы чәчәкләр урамнарны, паркларны бизи, шәһәр һәм авылларны матурлый, бәйрәм төсе бирә, кешеләрне шатландыра. Олы Шыңар авыл җирлегендә һәрбер оешма үз биләмәсен чәчәк түтәлләре белән бизи, шулай ук шәхси хуҗалыклар да чәчәк утырту белән шөгылләнә.