23 июньдә Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Мирас" фольклор коллективы белән берлектә Казан сабантуенда катнаштылар, йон җеп җегерләү буенча мастер-класс үткәрделәр. Кабага бәйләп куелган йоннан орчык ярдәмендә җеп җегерләп, шул җептән оекбаш, бияләй, шарфлар бәйләп булуы турында сөйләделәр. Сабантуй кунаклары зур кызыксыну һәм игътибар белән осталарның куллары астыннан нәзек йон җепнең ничек сузылуын күзәтеп тордылар, аннары үзләре бу һөнәрне үзләштереп җеп җегерләп карадылар.
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә әйләнә-тирә мохитне чистарту максатында чүп үләннәрен чабу даими алып барыла.
Олы Шыңар урта мәктәбе базасында эшләп килүче “Дуслык” лагерена йөрүче балалар белән Саба районы китапханәсенә һәм Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендәге “Гаилә” паркына экскурсия оештырылды.
Кече Шыңар мәдәният йортында җәйге каникуллар вакытында балалар белән эш план буенча алып барыла. 11 июньдә "Күңелле каникуллар"уен программасы узды. Командаларга йөгерү, сикерү, туплар белән эстафеталар белән кызыклы конкурслар тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт, акыл сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәтә алдылар. Балалар тизлек, җитезлек, командада эшләү осталыгы буенча ярыштылар.12 июньдә Олы Шыңар авыл китапханәсе балалар өчен “саф һавада китап уку”ны оештырды. 13 июньдә "Әдәби алан" проектында катнашучылар өчен балавыздан шәмнәр ясау буенча мастер-класс уздырылды. Катнашучылар матур шәм ясарга өйрәнделәр.14 июньдә Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Җыр дусларын җыя » дип аталган балалар концерты оештырдылар. Аерым җырчылыр, хор белән җырлау, биюләр белән чыгыш ясадылар.15 июньдә «Бүген сәламәт булу - модалы һәм абруйлы» дигән түгәрәк өстәл артында әңгәмә барышында ни өчен хәзерге җәмгыятьтә сәламәт булу модалы һәм дәрәҗәле булуы турында фикер алыштылар. 18 июньдә Олы Шыңар авыл китапханәчесе яшь укучыларны яңа китаплар белән таныштырды.
14 июньдә Саба муниципаль районы Олы Шыңар авыл җирлегенең административ бинасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Кадыйров Булат Илдар улы гражданнарны кабул итте.
Россиядә Гаилә елына багышланган «Гаилә-ил терәге» конкурсында Олы Шыңар авыл җирлегендә яшәүче иҗади гаиләләр катнашты. Садыйковлар һәм Нәбиуллиннар гаиләләре төрле турларда ярыштылар - гаиләнең визит карточкасы, баланы биләү, токмач кисү, интеллектуаль тур һәм иҗади чыгыш. Иҗади турда гаиләләр концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Барлык җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.
12 июньдә Кече Шыңар мәдәният йортында Россия көненә багышланган "Кече Ватанымнан Россия башлана" дигән мәгълүмат сәгате узды.
Олы Шыңар спортчылары район Сабантуенда «Көрәш» буенча ярышларда актив катнаштылар. Зиннәтов Илмир 30 кг авырлыкта 3 нче урынны, Минһаҗев Бәхтияр 43 кг авырлыкта 4 нче урынны алды. Варламов Артем 75 кг һәм аннан да югарырак авырлыкта 1 нче урынны алды һәм яшүсмерләр арасында абсолют батыр булды. Ахунҗанов Рифат 115 кг авырлык категориясендә 1 урынны, Зарипов Нияз 95 кг авырлык категориясендә 2 урынны алды. Ветераннар арасындагы ярышларда 1 урынны Нәбиуллин Илсур, 3 урынны Шәймәрданов Фәрит алды.
9 июнь көнне ямьле Мишә буенда Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч, Түлешкә авыллары халкы зурлап Сабантуй бәйрәме уздырды.2024 елгы яз кыр эшләре нәтиҗәләре буенча “Кыр батыры” исеме “Туган як” җәмгыяте механизаторы Маликов Илназга , “Чәчү батыры” исеме Маликов Ниязга бирелде,ул тәкә белән бүләкләнде. Чәчүчеләр, җир эшкәртүчеләр тәбрикләнгәннән соң уеннар башланды. Уеннар белән аралашып үзешчән сәнгать осталары катнашында концерт та барды. Сабантуйның баш батыры исеменә Ахунҗанов Рифат Ришат улы лаек булды.
31 май көнне Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасында балалар өчен Сабантуй бәйрәме оештырылды. Бәйрәмдә катнашучылар ярышларның һәр төрендә актив катнаштылар, һәрберсе приз алды. Балалар Сабантуе бик матур узды, ул һәр елны балалар түземсезлек белән көтеп ала торган матур традициягә әверелде.