Санитар чистарту икеайлыгы кысаларында Олы Шыңар авыл җирлеге бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре көче белән юл буйларын чүп-чардан чистарту буенча эш башкарылды.
22 мартта Кече Шыңар мәдәният йортында популяр китаплар авторы Гөлсинә Галимуллина белән иҗади очрашу узды. Очрашуга татар әдәбиятын һәм авторның иҗатын бәяләүчеләр җыелды. Кичәне алып баручылар кунакларны авторның тормышы һәм иҗади эшчәнлеге белән таныштырдылар, авторның әсәрләреннән өзекләр укыдылар һәм аларны сәхнәләштерделәр. Кунаклар игътибарына Гөлсинә Галимуллинаның китаплары күргәзмәсе тәкъдим ителде.
19 мартта Олы Шыңар авыл җирлегендә, Кече Шыңар мәдәният йортында Нәүрүз бәйрәме оештырылды. Анда авыл халкы матур концерт номерлары карады, кайнар коймак, самавырдан чәй һәм, әлбәттә, тәмле кайнар ботка белән сыйлана алды. Нәүрүзбикәне каршы алдык, җырладык һәм биедек, бәйрәмгә килгән кунакларның күңелләрен күтәрдек. Балалар һәм өлкәннәр уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар. Бәйрәм чын мәгънәсендә ямьле һәм күңелле булды, һәркемгә яхшы кәеф бүләк итте.
4 март көнне Кече Шыңар мәдәният йортында "Әбелгата оныклары" дип исемләнгән нәсел шәҗәрәсе бәйрәме узды. Фойеда кул эшләре, гаилә мирасы һәм Вафиннарның нәсел шәҗәрәсе тәкъдим ителгән күргәзмә оештырылган. Бер генә агач та үз тамырларына таянмыйча, матур һәм нык булып үсә алмый. Кеше дә үз гаиләсенең шәҗәрәсен белмичә, үз Ватанының лаеклы улы була алмый.
Республикада физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, ТР Саба муниципаль районының «Олимп» мәктәбе тренеры Нәбиуллин Илфат Нәҗип улына «Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре»дигән мактаулы исем бирелде.
24 февральдә Кече Шыңар авылы мәдәният йортында, педагог һәм остаз елына багышланган "Бер уч җылылык"дип исемләнгән кичә узды. Чара "Таяну ноктасы" тапшыруыннан башланды, анда шәһәрнең төрле мәгариф учреждениеләрендә, авыл җирлегендә, төрле юнәлешләрдә эшләүче педогог-остазлар катнашты. Аннары мәктәп еллары буйлап сәяхәт иттеләр. Кичәдә балалар өлкәннәр белән бергә башкарган, төрле заманнардагы мәктәп җырлары яңгырады, бу кайчандыр укучы булган һәркемнең күңеленә хуш килде. Бию коллективлары, вокаль ансамбльләр, дуэтлар һәм аерым башкаручылар чыгышлары тәкъдим ителде. Соңыннан үзешчән хор башкаруында “Ашкын,кешем!" җыры яңгырады.
Кече Шыңар авылында яшәүче Мәхмүтова Мәшүдә Әхәт кызына 2023нче елның 10нчы февралендә 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г. Гарипов тапшырды. Котлауларга шулай ук “Туган Як” җәмгыяте вәкиле Билалова З.Р. да кушылды.
Олы Шыңар шугалагында Нуриев Булат истәлегенә алкалы хоккей буенча ярышлар үткәрелде. Бозда Шыңар, Тимершык, Югары Кибәхуҗа авылы уенчылары очрашты. Исәп Шыңар - Тимершык 2:5; Шыңар - Кибәхуҗа 2:6, Тимершык – Кибәхуҗа 1:2 .
3 февраль көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә халык җыелышы уздырылды. Олы Шыңар авыл җирлегендәге учреждениеләр җитәкчеләре; авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. 2022 елда эшләгән эшләренә отчеты һәм 2023 елга үсеш планнары турында; Россия эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлегенең Олы Шыңар авыл җирлеге буенча участок вәкаләтлесе Садриев Р.А.җәмәгать иминлегенең торышы буенча; Саба районы янгын күзәтчелеге идарәсе начальнигы Галимуллин А.Р.; Корса урман хуҗалыгы урман мастеры Гилязиев Ф.Т. чыгыш ясадылар.
Олы Шыңар шугалагында авыл җирлекләре командалары арасында хоккей буенча район чемпионатының чираттагы матчы үткәрелде. Бозда Шыңар, Саба, Шекше командалары уйнады. Уен нәтиҗәләре Саба- Шыңар – 10:0, Шекше-Шыңар – 5:1.