ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Олы Шыңар урта мәктәбе базасында “Яшен” оешмасының махсус техникасы ярдәмендә чаңгыда йөрү өчен 3 км озынлыгында юл ачылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

8
гыйнвар, 2023 ел
якшәмбе

4 гыйнварда Кече Шыңар авылы мәдәният йортында   балалар өчен "Кыш бабайның Кар көртләре" дип исемләнгән чыршы бәйрәме уздырылды. Бәйрәм театр тамашасы белән башланып китте, куяннар балаларны Яңа ел белән котладылар, шулчак Бүре һәм Убырлы карчык пәйда булды һәм төрле маҗаралар башланды. Кыш бабай белән Кар Кызын балалар бик шатланып каршы алдылар һәм аларга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр . Отышлы лотерея уйнатылды, анда катнашучыларның һәрберсе бүләкләр алды, шулай ук  иң зур приз уйнатылды, ул Шәрәфиев Исламга эләкте.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

3 гыйнварда Кече Шыңар мәдәният йорты, Оет авыл клубы, китапханә хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Байлар Сабасындагы үзәк мәйданда  "Яңа елны каршылыйбыз, шатлыклы җырлар белән"  белән дигән театраль тамаша оештырдылар. Кич дәвамында чараны оештыручылар кызыклы һәм көлкеле конкурслар, уеннар уздырдылар, анда катнашучылар призлар һәм Яңа ел бүләкләре алдылар. Конкурслардан соң күмәк  биюләр оештырылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

4
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

 30 декабрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында Яңа ел тамашасы узды.  "Кыш Бабай могҗизалары" - могҗизалар һәм гаҗәеп маҗаралар яратучылар өчен әкият декорацияләре, бию һәм вокал номерлары, костюмнар, якты персонажлар, Кыш Бабай һәм аның ике оныгы Кар кызы турында кызыклы сюжетлы шоу-Әкият.  Кыш бабай һәм Кар кызлары  килү белән чын бәйрәм башланды: күңелле уеннар, җырлар, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән.  Тамашачылар бәйрәм атмосферасына чумып, кызыклы конкурсларда катнаша алдылар, Яңа ел тамашасын оештыручыларга  рәхмәт белдерделәр

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Кече Шыңар авылында  яшәүче Нәҗмиева  Нәвирә Әхмәт кызына 2023нче елның 4нче гыйнварында 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н.Минниханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г. Гарипов тапшырды. Котлауларга шулай ук   “Туган Як” җәмгыяте директоры Сәүбанов Ф.К. та кушылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

28
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

24 декабрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында  “Әллүки” балалар бакчасының “Яңа ел белән” дигән бәйрәм кичәсе булды. Театральләштерелгән тамашада Кыш бабай  балаларга бәйрәм, яхшы кәеф һәм Яңа ел тылсымы бүләк итте.  Мәдәният хезмәткәрләре чараны әзерләүдә һәм үткәрүдә катнаштылар, музыкаль бизәлеш белән тәэмин иттеләр. "Тамчы" хореография коллективы "Ковбойлар биюе", "Кар Кызы белән Яңа ел вальсы", "Яңа ел күңелле биюе" белән чыгыш ясады.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

23
декабрь, 2022 ел
җомга

Олы Шыңар авыл җирлегенең барлык учреждениеләрендә Яңа елга бәйрәм бизәлеше бара. Олы Шыңар урта мәктәбе территориясен бизәү өчен агачтан ясалган яңа ел фигуралары кулланылды, алар иганәче ярдәме белән ясалган. Иганәче-ПМК ҖЧҖ, директоры Маковеев К. В.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

15
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Кече Шыңар мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле кешеләрне  чакырып ял кичәсе үткәрделәр.  Кунаклар төрле конкурсларда көч сынаштылар. Ахырда авыл җирлеге башлыгы бүләкләр тапшырды һәм изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

9
декабрь, 2022 ел
җомга

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында,  Олы Шыңар авыл җирлеге инвалидлар Советы рәисе Әхмәтов Р.А. мәдәният хезмәткәрләре белән бергә  балачактан инвалид Мозаффаров Айдар, коляскада утыручы Ибраһимов Илдус һәм Хәйруллин Флоридның,  Касыймов Сәлимгәрәйнең өйләрендә булдылар, аларга  сәламәтлек, куңел тынычлыгы теләп күчтәнәчләр тапшырдылар. Алар очрашуга бик куанып, тормыш хәлләре турында сөйләшеп, бик теләп аралаштылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

29
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

26 ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган  "Әниемнең игелекле куллары» дигән бәйрәм кичәсе булып узды. Чара әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. Кичәгә 50, 55 яшьлек юбиляр әниләрне чакырдылар, бу бәйрәм көнендә аларны ихлас күңелдән юбилейлары белән котладылар, исәнлек-саулык, иминлек һәм бәхет теләделәр. Котлау сүзе белән Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А. Г. Гарипов чыгыш ясады.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International