ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2022 ел
җомга

16 май көнне Олы Шыңар авылыннан Ахунҗановлар нәселе  "Тарихта без эзлебез - Эхо веков в истории семьи"  Республика Шәҗәрә фестиваленең Казан шәһәрендә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасында үткәрелгән йомгаклау этабында катнаштылар һәм   1 урынны яуладылар. Сәхнәдә конкурсантлар үз гаиләләренең тарихына багышланган музыкаль композицияләр тәкъдим иттеләр. Ахунҗановлар нәселе тарихында илнең чор вакыйгалары — 1917 елгы революция, репрессия, Бөек Ватан сугышы чагылдырылды... Ахунҗан бабай кибет тота, ат белән йөреп товар ташый. Аның иң саваплы гамәле: ул кешеләргә әҗәткә бирүдән курыкмый. Менә шулай ул авылдашларын ачлыктан коткарып кала...
    Нәселдән милли көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионнары, атказанган артистлар, атказанган урманчылар, шулай ук укытучылар, журналистлар, төрле тармак җитәкчеләре чыккан. Алар үзләренең итекчеләре, шәлчеләре, кул эше осталары белән дә горурланалар. Биючеләр, җырчылар, музыкантлар, гармунчылар чыгышын бөтен зал хуплады.
 Театр бинасының фойесында  зур күргәзмә эшләде: командалар жюри хөкеменә өчпочмак, бавырсак, чәк-чәк һәм башка кулинар иҗат җимешләрен, һөнәрчелек, кул эшләре буенча эшләнмәләр, нәселдән-нәселгә, кулдан-кулга күчкән  борынгы әйберләрне тәкъдим иттеләр. Монда да Ахунҗанныкылар сынатмады, гаиләнең төп ризыгы - зур Казанда ишле гаилә өчен әзерләнгән бәрән итеннән шулпа куйдылар. Авыл каймагы, катык, мичкә тәгәрәткән бәрәңге, тутырма, ит бәлеше,  тутырылган тавык, каз, үрдәк; чәй ризыкларыннан - әлбә, кесәл,  талкыш кәләвә һ.б. табынның күрке иде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

13
май, 2022 ел
җомга

 Олы Шыңар авыл җирлегендә санитар-экология икеайлыгы  кысаларында  бюджет учреждениеләре  белән берлектә  агач утырту оештырылды. 46 чыршы үсентеләре, туя, артыш куаклары, алмагач барлыгы 55 агач утыртылды.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

11
май, 2022 ел
чәршәмбе

8 май көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә  Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган митинглар Олы Шыңар һәм Оет авылларында үткәрелде. Авылдан Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә кадәр  Бөек Ватан сугышы ветераннарының фотосурәтләрен тотып Үлемсез полкта катнашучылар колоннасы узды. Һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында «Сугыш геройларына багышлана»дип исемләнгән тантаналы митинг узды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

6
май, 2022 ел
җомга

Олы Шыңар авыл җирлегендә сугыш ветераннарының тол хатыннарын һәм тыл ветераннарын Җиңү көне белән котладылар . Аларга Татарстан Республикасы Президенты һәм  Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

30
апрель, 2022 ел
шимбә

 Олы Шыңар авыл җирлегендә  өмәләр  оештырылды. Бюджет учреждениеләре үз территорияләрен  чистарттылар, агачлар агартылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

22
апрель, 2022 ел
җомга

Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г., Олы Шыңар урта мәктәбе директоры Мөбәрәков Р.Г.,  яшь армиячеләр белән берлектә,  Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны, ветеран укытучы  Яруллина Хәбирә Әсәт кызына, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Әскәрова Нәкыя Кадыйр кызына  Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бәйрәм күчтәнәче тапшырдылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

16
апрель, 2022 ел
шимбә

Олы Шыңар авыл җирлегенә караган Оет авылында 36 данә урам уты лампалары  светодиод яктырткычларга алыштырылды. Эшне Балтач районының  "Энергоресурс" ААҖ башкарды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

12
апрель, 2022 ел
сишәмбе

8 апрель көнне Олы Шыңар авылыннан Ахунҗановлар нәселе  "Тарихта без эзлебез - Эхо веков в истории семьи"  Республика Шәҗәрә фестивалегең Саба районында узган зона этабында катнаштылар .Конкурста катнашучы 6 район вәкилләре арасында  1 урынны яулап  конкурсның республика этабына үттеләр. Сәхнәдә конкурсантлар үз гаиләләренең тарихына багышланган музыкаль композицияләр тәкъдим иттеләр. Ахунҗановлар нәселе тарихында илнең чор вакыйгалары — 1917 елгы революция, репрессия, Бөек Ватан сугышы чагылдырылды... Ахунҗан бабай кибет тота, ат белән йөреп товар ташый. Аның иң саваплы гамәле: ул кешеләргә әҗәткә бирүдән курыкмый. Менә шулай ул авылдашларын ачлыктан коткарып кала...
    Нәселдән милли көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионнары, атказанган артистлар, атказанган урманчылар, шулай ук укытучылар, журналистлар, төрле тармак җитәкчеләре чыккан. Алар үзләренең итекчеләре, шәлчеләре, кул эше осталары белән дә горурланалар. Биючеләр, җырчылар, музыкантлар, гармунчылар чыгышын бөтен зал хуплады.
Район мәдәният йортының кече залында зур күргәзмә эшләде: командалар жюри хөкеменә өчпочмак, бавырсак, чәк-чәк һәм башка кулинар иҗат җимешләрен, һөнәрчелек, кул эшләре буенча эшләнмәләр, нәселдән-нәселгә, кулдан-кулга күчкән  борынгы әйберләрне тәкъдим иттеләр. Монда да Ахунҗанныкылар сынатмады, гаиләнең төп ризыгы - зур Казанда ишле гаилә өчен әзерләнгән бәрән итеннән шулпа куйдылар. Авыл каймагы, катык, мичкә тәгәрәткән бәрәңге, тутырма, ит бәлеше,  тутырылган тавык, каз, үрдәк; чәй ризыкларыннан - әлбә, кесәл,  талкыш кәләвә һ.б. табынның күрке иде. Алда - Республика ярышы, сезгә зур уңышлар теләп калабыз!

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

31
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Кече Шыңар мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Туган як" ансамбле солисты Хуҗиәхмәтов Галинур Динмехәмәт улы Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның "Балкыш-Сияние"республика фестиваленең зона турында катнашты. "Вокал-соло" номинациясендә уңышлы чыгыш ясады, композитор Р.Яхинның А. Саттар сүзләренә "Серле күзләр" дигән җырын башкарды, катнашкан өчен Диплом белән бүләкләнде. 29 март көнне район мәдәният йортында ТР ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VII Республика фестиваленең район туры Гала-концерты булды."Фольклор" номинациясендә чыгыш ясаганы өчен "Мирас" фольклор коллективы диплом белән бүләкләнде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Нәүрүз яз килү һәм бөтен Җиһанның  уянуы белән тыгыз бәйләнгән. 27 март көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә " Хуш киләсең, Нәүрүз!" дигән  театральләштерелгән тамаша "Мирас"фольклор коллективы чыгышы белән башланып китте. Милли көрәш турниры, иганәчеләр ярдәме белән үткәрелде. Бәйрәм мәйданында пылау, ботка һәм коймак татып карарга була иде. Бәйрәм халык уеннары һәм биюләре белән дәвам итте. Яз җылысы барлык катнашучыларның йөрәкләренә үтеп керде һәм күтәренке күңел бүләк итте.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International