Олы Шыңар авылында яшәүче Җамалетдинова Нурлыхөдә Җамалетдин кызына 2022нче елның 18нче мартында 95 яшь тулды. Россия Президенты В.В.Путин һәм Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г.Гарипов тапшырды. Котлауларга шулай ук Олы Шыңар медпункты хезмәткәрләре дә кушылды
Кече Шыңар авыл мәдәният йортында ел саен авыл яшьләре һәм студентлар белән зур концерт программасы оештырылып килә. Һәм менә алар, яшь елларны искә алып, яңадан сәхнә түрендә очрашырга булдылар.7 март көнне «Хәлләр ничек, авылкаем, кайта сиңа балакаң " дип исемләнгән концерт - очрашу булды...». Программа үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм хезмәткәрләр тарафыннан әзерләнгән иде
Олы Шыңар авылында яшәүче Набиуллина Рәйсә Гыйлметдин кызына 2022нче елның 2нче мартында 90 яшь тулды. Россия Президенты Путин В.В. һәм Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г. Гарипов тапшырды Котлауларга шулай ук “Туган Як” җәмгыяте директоры Мехәмәтов И.Ш., Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре дә кушылды
25 февраль көнне Олы Шыңар урта мәктәбе спорт залында авыл җирлеге беренчелегенә волейбол буенча авыл командалары арасында ярышлар оештырдылар. Барлыгы 3 команда катнашты: “ Укытучылар”, “Укучылар”, “Авыл яшләре”. 1 урын – “Укытучылар”, 2 урын “Укучылар”, 3 урын “Авыл яшләре” командаларына бирелде.
23 февраль көнне Кече Шыңар мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан " Әти һәм мин- без дуслар !" дигән конкурс булды. Бәйрәм башында Россия армиясе сафларында хезмәт иткән егетләр белән очрашу булды. Барлык катнашучыларны бәйрәм белән Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. котлады. Һәм бәйрәмнең күңелле өлеше башланды: малайлар әтиләре белән «Әти һәр эшнең дә остасы», «Иң төз атучы» конкурсларында, «Йөгереш», «Поход» бәйгеләрендә катнаштылар. "Эрудит"викторинасында үз белемнәрен тикшерделәр. Конкурслар концерт номерлары белән үрелеп барды. Программа ахырында жюри конкурска йомгак ясады, барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Бердәм Россия” члены әгъзасы, VI чакырылыш Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибрагимович ярдәме белән шахмат зонасы булдырылды. Ачылу чарасында Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы да катнашты.
Олы Шыңар авылында яшәүче Касыймов Сәлимгәрәй Шакир улына 2022нче елның 9нчы февралендә 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г. Гарипов тапшырды. Котлауларга шулай ук “Туган Як” җәмгыяте директоры Мехәмәтов И.Ш. кушылды
4 февраль көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә халык җыелышы уздырылды.Олы Шыңар авыл җирлегендәге учреждениеләр җитәкчеләре; авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. 2021 елда эшләгән эшләренә отчеты һәм 2022 елга үсеш планнары турында; Россия эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлегенең Олы Шыңар авыл җирлеге буенча участок вәкаләтлесе Садриев Р.А.җәмәгать иминлегенең торышы буенча; Саба районы янгын күзәтчелеге идарәсе начальнигы Галимуллин А.Р.; Саба районы Баш ветеринария табибы Ганиев З.Р. ; Саба урман хуҗалыгы урман мастеры Хайруллин М.М.; «Россельхозбанк “ ның өстәмә офисы начальнигы Билалова Р.К. чыгыш ясадылар
Олы Шыңар шугалагында Нуриев Булат истәлегенә алкалы хоккей буенча ярышлар үткәрелде. Бозда Шыңар1 - Яшьләр, Шыңар2 – Ветераннар һәм Тимершык авылы уенчылары очрашты. Исәп Шыңар - Тимершык 2:4; Шыңар1- Шыңар2 5:5.
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә авыл юлларын кардан чистарту “Туган Як” җәмгыяте техникасы ярдәмендә башкарыла. Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч авылы урамнары даими рәвештә кардан чистартылып тора.