ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Олы Шыңар авылы хоккей мәйданчыгында бозны әзерләү эшләре бара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

5
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

Яңа ел-иң тылсымлы, могҗизалы бәйрәм, бигрәк тә сабыйлар өчен. 4 гыйнвар көнне Кече Шыңар мәдәният йортында балалар өчен "Яңа ел Могҗизалары " дип исемләнгән Чыршы бәйрәме узды. Мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә күңелле уеннар, чыршы янында әйлән-бәйлән оештырдылар. Кыш бабай белән Кар кызы барысын да тылсымлы әкияткә алып килделәр, балалар Буратино авылының алтын ачкычын табарга булыштылар. Әкият һәм күңел ачу  лотерея уеннары белән чиратлашып барды. Балалар һәр бүләккә сөенделәр, фотозонада истәлеккә фотога төштеләр. Әти-әниләр дә, балалар да канәгать калдылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

30 декабрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында «Яңа ел тылсымлы кичәсе»дип исемләнгән театральләштерелгән бәйрәм узды. Бәйрәм атмосферасы, уңайлы шартлар барлык кунакларны да шатландырды, ә әкият геройларының ихлас уены, күңелле мәзәкләр, елмаюлар бәйрәмне чын-чынлап җылы һәм тылсымлы итте. Кыш бабай белән Кар кызы Тылсымлы капкаларны ачкач, тамашачылар әкияти сәяхәткә киттеләр.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

29
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

 Олы Шыңар авыл җирлегендәге һәрбер оешма үз биләмәсендә Яңа елга бәйрәмчә бизәлеш ясый. Олы Шыңар балалар бакчасы коллективы үз биләмәсенең бизәлеше буенча Саба районы буенча үткәрелгән Кыш Бабайлар Парадында кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Олы Шыңар авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларны яңа елга бизәү буенча «Иң купшы  утар» конкурсы игълан ителгән иде. Үз ихатасында Яңа ел мәйданчыгы бизәлеше өчен Олы Шыңар авылыннан Ахунҗанов Ришат хуҗалыгы  Саба районы буенча үткәрелгән Кыш Бабайлар Парадында сертификат белән бүләкләнде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

22
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

18 декабрь көнне Кече Шыңар авыл мәдәният йортында үзешчән сәнгатьнең актив әгъзасы, халык мәхәббәтенә лаек җырчы Хуҗиәхмәтов Галинур Динмөхәммәт улының 60 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе булып узды. Аның башкаруында һәркемгә дә таныш һәм яраткан җырлар да яңгырады, шуңа күрә зал аңа бик теләп кушылып җырлады.   Кичә бер сулышта узды, аны  чәчәкләр һәм тамашачылар алкышлары тагын да бизәде, туганнарының һәм якыннарының  котлаулары җыр-моң белән үрелеп барды. "Саба чишмәләре" иҗат берләшмәсе җырчылары  катнашуы, аларның җырлары һәм котлаулары кичәне тагын да бизәде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

8
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Инвалидлар  ункөнлеге бара. Шул уңайдан 7 декабрь көнне Олы Шыңар һәм Оет авыл китапханәчеләре Олы Шыңар урта мәктәбендә "Бөртекләп җыелган гомер" дип исемләнгән әдәби  кафе үткәрделәр. Чара презентация һәм видео белән үрелеп барды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

30
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

28 ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары буенча "Каз өмәсе"дип исемләнгән фольклор бәйрәме оештырылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

27 ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, мәдәният йорты, Оет һәм Олы Шыңар китапханәсе белгечләре тарафыннан Туфан Миңнуллинның «Кулъяулык» пьесасы буенча спектакль куелды. Ул музыкаль комедия жанрында куелган. «Нур» халык театрының яшь актерлары менә дигән актерлык, музыкаль һәм бию талантларын күрсәттеләр. Төп герой-Хатирә, ватаннан еракта яшәсә дә, туган телгә, туган җиргә, аның гореф-гадәтләренә  тугры калган. Хәтта оныгы Даниярне дә милли гореф-гадәтләр рухында тәрбияләгән, аны чиста татар телендә сөйләшергә өйрәткән. Тамаша чишмә янында бара, спектакль геройлары - яшь кызлар һәм егетләр, чыгарылыш имтиханнарыннан соң биредә очраштылар: шаярталар, бииләр, җырлыйлар, киләчәк турында хыялланалар. Һәм монда....Хәтирә әби «Кыз көткән» кыясының серен ача ... Хәтирә әби образы аша төп идея – хәзерге заман кешеләренең күңелләрендә туган җиргә, туган телгә һәм рухи кыйммәтләргә мәхәббәт уяту кирәклеге чагыла.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

26
ноябрь, 2021 ел
җомга

Әниләр көне уңаеннан Кече Шыңар авыл мәдәният йортында " Әниләр мәхәббәте  безне җылыта» дип исемләнгән әдәби–музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәмне алып баручы кунакларны иң изге көн, мәхәббәт, игелеклелек һәм зирәклек бәйрәме белән котлады, соңыннан кунакларны Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы котлады. Балалар һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар кунакларга дулкынландыргыч шигырьләр һәм җырлар бүләк иттеләр, чәй өстәле артында күңелле конкурслар, сәхнәдә чыгышлар истә калырлык булды һәм катнашучыларның кәефен күтәрделәр.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International