Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары “ПМК” ААҖ 2400 баш сыер малына исәпләнгән югары технологияле роботлаштырылган сөт комплексына экскурсиягә бардылар. 2 савым сыерлары торагы, 1 яшь бозаулар торагы, 1 тудыру торагы бар. Комплекста 1130 сыер һәм 1086 яшь бозау исәпләнә. Маллар өчен тагын 3 торак төзелеп килә. Комплекста барлыгы 27 кеше хезмәт күрсәтә Экскурсияне сөт комплексы начальнигы Константин Владимирович оештырды. Аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез.
6 ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында авыл яшьләре катнашында "Мин бәхетне төшемдә күрдем"дип исемләнгән ретро - концерт булды. Башкаручыларның осталыгы, ярдәмчеллеге һәм кызыксынулары аркасында концерт тамашачылар өчен дә, чыгыш ясаучыларның үзләре өчен дә чын бәйрәм булды. Тамаша чыгышларга бик бай булды, бер сулышта узды. Һәр катнашучы үз иҗаты белән шатлык бүләк итеп, тамашачыларны сөендерде. Концерт офлайн форматта да, онлайн форматта да барды.
25 октябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында Алтын көз бәйрәме "Көзге бал" булып узды, укучылар төрле яшелчәләр күргәзмәләре оештырып, үз кул эшләрен якладылар. Көз турында шигырьләр һәм җырлар башкардылар, викториналарга җаваплар таптылар. Бәйрәм ярышлар рәвешендә узды, күңелле атмосферада үтте, барысы да канәгать калды. Чара ахырында укучыларга Мактау грамоталары тапшырылды
Олы Шыңар авыл җирлегендә үзара салым акчасына Чулпыч авылы зиратында чистарту эшләре бара. Эшләрне «Алмагач»ҖЧҖ башкара
Олы Шыңар авыл җирлегендә Олы Шыңар авылында үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы урнаштыру буенча эш алып бара. Эшләрне «Идел»ҖЧҖ башкара
Олы Шыңар авыл җирлегендә Олы Шыңар авылында үзара салым акчасына чишмәне төзекләндерү эшләре бара. Эшләрне «Идел»ҖЧҖ башкара
1 октябрь-Өлкәннәр көненә карата Кече Шыңар мәдәният йортында "Күңелләр һаман яшь"дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Авыл җирлеге башлыгы Алмаз Габделхакович өлкәннәргә изге теләкләрен җиткерде. Катнашучылар ике командага бүленеп, төрле конкурсларда ярышты. Чара концерт номерлары, җырлар белән үрелеп барды. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды. Шул ук көнне Оет авыл клубында "Яшәгез сез көлеп кенә, дөньядан ямь табып кына" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрделәр. Бәйрәм башында Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. барлык өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Залда күңелле җырлар, шигырьләр яңгырады, биюләр башкарылды.
18 сентябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты,Оет авыл клубы,Оет һәм Олы Шыңар авыл китапханәсе хезмәткәрләре "Кабак бәйрәме 2021"дип исемләнгән район бәйрәмендә катнаштылар. Кабак турында заманча такмаклар белән чыгыш ясадылар һәм "Агитбригада" номинациясендә 1 урынны яуладылар. "Иң матур фотозона" номинациясендә 3 урын яуладылар. Безнең фотозонда борынгы халык көнкүреше әйберләре, көз фонында борынгы китаплар, ә икенче бер өлеше Халыклар бердәмлеге һәм туган тел елына багышланган иде.
“Саф сулы ямьле Саба”экология проекты кысаларында Оет авылында 2 чишмә төзекләндерелде. “Нуршат” чишмәсен, Оет авылында туып үсеп , хәзерге вакытта Теләчедә яшәүче Йосыпов Нуршат эшләде. Бу чишмә аның туган нигезенә якын, бакча башларыннан гына агып ятучы чишмә. "Тау чишмәсе"н төзекләндерүдә барлык авыл халкы катнашты дисәң дә була. Тәлгат Габделбәров, Рифкат Хәбибрахманов, Тәлгат Фәхертдинов, Хәнәфиев үзләреннән зур өлеш керттеләр. - Әле тергезәсе чишмәләребез тагын бар, - диләр Оетлылар.
Олы Шыңар урта мәктәбендә бу уку елында 85 укучы белем алачак, 1нче сыйныфка 8 бала керде. 2021 елда “Таяну ноктасы” программасы буенча химия, биология, физика кабинетларына капитал ремонт ясалды, җиһазландыру эшләре бара, инвалидлар өчен уңайлы мохит тудыру программасы буенча мәктәпкә һәм балалар бакчасына керү юллары эшләнде.