Олы Шыңар авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре бара. Кече Шыңар авылында Комсомол урамының 186 м өлеше, Олы Шыңар авылында Муса Җәлил урамының 181м, Оет авылында В.Хаҗиев урамы 107 м, өлеше ремонтлана. Юл ремонтлау эшләрен ООО «Мелиорация –Сервис» оешмасы башкара.
Кече Шыңар мәдәният йортының "Мирас" фольклор коллективы Азнакай шәһәрендә үткән төрки халыкларның "Чатыр тауда җыен - 2021" халыкара фестивалендә уңышлы чыгыш ясады, диплом һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнде
Республика программасы нигезендә Олы Шыңар авылындагы Кооператив урамында каты өслекле юл салу буенча эш алып барыла. Эшне Балтач "МГСУ -1" ҖЧҖ оешмасы алып бара.
Кече Шыңар мәдәният йортында җәйге каникуллар вакытында балалар белән эш алдан төзелгән план буенча алып барыла. 24 июнь көнне мәдәният йортында наркомания темасына танып белү программасы үтте. Чара барышында балалар төрле хәлләрдән чыгу юлларын таптылар, сәламәт яшәү рәвешенә багышланган буклетлар белән таныштылар. Әйләнә-тирә мохит көненә “Җир исемле планетаңны сакла!» дигән чарада балалар белән “табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» темаларына әңгәмәләр үткәрелде, экологик әкиятләр укыдылар, дидактик уеннар уйнадылар. Санкт – Петербург тарихы белән слайд-танышу вакытында балалар игътибарына Россиянең иң матур шәһәрләренең берсе, һәм, әлбәттә инде, шәһәргә нигез салучы Петр I турында хикәя тәкъдим ителде. Россия көненә багышлап «Россия - минем Туган илем» дигән танып-белү программасы үткәрелде. Чара барышында бәйрәм тарихы турында сөйләделәр, балалар «Ватан» дигән сүзне ничек аңлавы турында фикер алыштылар. Балалар өчен «музыкаль хәрәкәт»дигән концерт программасы оештырдылар.Концерт номерлары уеннар, табышмаклар белән алмашынды, барысы да музыкаль хәрәкәттә актив катнаштылар.
26 июнь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан " Хәерле юл сезгә, егетләр!» Армиягә китүче егетләрне туган ил алдындагы хәрби бурычларын үтәү белән котладылар. Алар үзешчән сәнгатьтә актив катнаштылар, концерт-спектакльләрдә еш чыгыш ясадылар. Рәхмәт сүзләре һәм иң изге теләкләр белән яраткан шигырьләреннән юллар укыдылар, матур җырлар җырладылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
22 июнь көнне “Хәтер шәме”гомуммилли акциясенә кушылып Олы Шыңар авылында Обелиск янында һәм Оет авылында Советлар Союзы Герое Вәли Хаҗиев бюсты янында чара үткәрелде. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык, чәчәкләр куйдык.
13 июнь көнне ямьле Мишә буенда Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч, Түлешкә авыллары халкы зурлап Сабантуй бәйрәме уздырды.2021 елгы яз кыр эшләре нәтиҗәләре буенча Кыр батыры итеп “Туган як” җәмгыяте механизаторы Варламов Николай билгеләнде,аңа тәкә бирелде. Чәчүчеләр, җир эшкәртүчеләр тәбрикләнгәннән соң уеннар башланды.Халык бик күп җыйналган, бер-бер артлы уеннар үткәрелә - татарча көрәш, кул көрәше, аркан тартыш, авыш баганада йөрү, колгага менү,чүлмәк вату, утын кисү, капчык сугышы - бүләкләр дә бик мулдан булды. Бәйрәмдә авылдашыбыз, спорт министрының 1 нче урынбасары Хәлил Хәмитович Шәйхетдинов та катнашты.
Кече Шыңар авылында аренда йортларына элемтә һәм телевидение кабелләре кертелә башлады.
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими алып барыла. Олы Шыңар авылында “Харам” кибетенең бинасына ремонт ясала башлады.
2021 елның 1 июнь көнне Оет авылында яшәүче Сөләйманов Рәүф Соләйман улына 90 яшь тулды..