14 гыйнвар көнне Кече Шыңар мәдәният йортында Иске Яңа ел уңаеннан бәйрәмчә дустанә атмосферада " Яңа ел хәрәкәте. Чыршы янында актив уеннар" үткәрелде.
Мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен кызыклы уеннар, кышкы табышмаклар әзерләделәр, конкурсларда һәркем актив катнашты һәм кызыксындыру призлары алдылар. Мәдәният йортында шатлык, күңел ачу һәм дусларча аралашу атмосферасы хөкем сөрде.
10 гыйнвар көнне Кече Шыңар мәдәният йортында «Ышаныгыз, кешеләр, могҗизаларга» дигән бәйрәм чарасы булып узды. Анда Яңа ел лотереясе уйнатылды. Кичә музыкаль - бию номерлары, җырлар һәм котлаулар белән башланып китте. Лотереядә Яңа ел бүләкләре һәм призлары уйнатылды, шулай ук яңа туган балаларны котладылар. Төп бүләк-мультиварка һәм бакча тачкасы Кече Шыңар авылы гаиләләренә бирелде. Шулай ук «Туган як»ҖЧҖнең иганәче бүләкләре уйнатылды. Авылдашлар конкурсларда катнаштылар, концерт номерлары белән чыгыш ясадылар, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның чыгышларын рәхәтләнеп карадылар.
6-7 гыйнвар көннәрендә Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Иске Мичән, Татар Икшермәсе, Бигәнәй авыл мәдәният йортларында «Куянның Яңа ел маҗаралары"исемле театраль тамаша оештырдылар. Бу - мавыктыргыч һәм гыйбрәтле әкият, аның геройлары кышка әзерләнә торган һәм алар белән төрле маҗаралар була торган урман хайваннары.
Балалар күңелле, җырлы-биюле тамашаны рәхәтләнеп карадылар, әкият геройларының җырларын җырладылар. Ахырда Кыш бабай белән Кар кызы килде, алар һәм барлык балалар өчен яңа ел бәйрәме оештырылды, татлы бүләкләр таратылды, кызыклы һәм күңел ачу уеннары уйналды. Балаларга бәйрәм ошады, кәефләре күтәренке, канәгать булып өйләренә кайтып киттеләр.
9 гыйнвар көнне Оет авыл клубы авыл китапханәсе белән берлектә "Дөрес туклану - гомуми сәламәтлек"дигән әңгәмә үткәрде. Сәламәт яшәү рәвеше, беренче чиратта, дөрес һәм сәламәт туклануны күздә тота. Катнашучылар дөрес туклану нигезләре белән таныштылар, файдалы меню төзергә, нинди продуктларны кулланырга, ә кайсыларыннан баш тартырга кирәклеген белделәр. Катнашучылар игътибарына «Сәламәт туклану – озын гомер нигезе» күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда бик күп кызыклы фактлар бар иде.
Кыш - шатлык, күңел ачу һәм онытылмас тәэсирләр белән тулган елның үзенчәлекле вакыты ул. Бу вакытта иң яраткан шөгыльләрнең берсе чанада шуу була. 8 гыйнвар көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә «Татарстанда кыш» проекты кысаларында «Кышкы күңел ачулар» авылы балалары өчен таудан чана шуу оештырдылар. Балалар һәм яшьләр өчен күңелле уеннар, ярышлар булды. Олы яшьтәге авылдашлар да, балачакларын искә төшереп, таудан шудылар. Юмарт һәм күңелле Кыш бабай кунак булып, барысына да бәйрәм кәефе һәм тәм-томнар бүләк итте.
Кыш - шатлык, күңел ачу һәм онытылмас тәэсирләр белән тулган елның үзенчәлекле вакыты ул. Бу вакытта иң яраткан шөгыльләрнең берсе чанада шуу була. 8 гыйнвар көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә «Татарстанда кыш» проекты кысаларында «Кышкы күңел ачулар» авылы балалары өчен таудан чана шуу оештырдылар. Балалар һәм яшьләр өчен күңелле уеннар, ярышлар булды. Олы яшьтәге авылдашлар да, балачакларын искә төшереп, таудан шудылар. Юмарт һәм күңелле Кыш бабай кунак булып, барысына да бәйрәм кәефе һәм тәм-томнар бүләк итте.
7 гыйнвар көнне Оет авылы клубы мөдире «Традицион булмаган рәсем техникасы»дигән темага мастер - класс үткәрде.
Традицион булмаган техника белән рәсем ясау-ул теләсә кайсы яшьтәге балаларны гаҗәпләндерә һәм сокландыра торган мавыктыргыч эшчәнлек. Теләсә нәрсә белән һәм теләсә ничек ясарга мөмкин! Болар-бармак белән рәсем ясау, кул белән рәсем ясау, мамык таякчыклар белән рәсем ясау һ. б. Мастер - класста катнашучыларның барысына да традицион булмаган ысул белән рәсем ясау ошады, алар бик күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр белделәр. Эшләр уникаль килеп чыкты.
6 гыйнвар көнне Оет авыл клубы авыл китапханәсе белән берлектә елның иң яраткан фасылына – кышка багышланган «Кышта кунакта» квест - уены үткәрде. Балалар «Әкиятне исеңә төшер», «Гади булмаган сораулар», «Кыш бабай нинди ул? " конкурсларының барлык биремнәрен үттеләр. «Кышкы табышмак», «Кыш турында шигырьләр» дигән кызыклы уеннарда катнаштылар. Балалар сорауларга бик теләп җавап бирделәр, табышмакларны чиштеләр. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.
Балалар, башкалардан аермалы буларак, Яңа ел килүен көтәләр. Бу бит һәрвакыт күп бүләкләр, шатлык һәм күңел ачулар белән бәйле. 3 январь көнне Оет авылы клубы авыл китапханәсе белән берлектә "Яңа ел әйлән – бәйләнен балалар ел буе көттеләр"дип исемләнгән Яңа ел чыршысы үткәрде. Балалар Кыш Бабай, Кар Кызы һәм урман персонажлары белән матур чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, уеннарда актив катнаштылар. Кыш бабай белән Кар Кызы балаларга татлы бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәмнең икенче өлешендә балалар өчен Яңа ел лотереясе үткәрелде.
2 гыйнвар көнне Кече Шыңар мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә балалар өчен Яңа ел бәйрәме булды. Кыш бабай, Кар Кызы һәм әкият персонажлары балаларны Яңа ел белән котладылар, күңелле уеннар, конкурслар, лотерея оештырдылар, әйлән-бәйлән уйнадылар.
Кышкы салкыннарга карамастан, мәдәният йортында бәйрәм, Яңа ел рухы хөкем сөрде, онытылмаслык якты тәэсирләр калдырды. Матур чыршы, дәртле музыка, күңелле конкурслар һәм күңел ачулар тамашачыларга күңелсезләнергә мөмкинлек бирмәде. Яңа ел костюмнары, солистлар, нәфис сүз осталары һәм биючеләр конкурсы узды. Чара балаларга һәм өлкәннәргә уңай күтәренке кәеф бүләк итте.