Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан "Чал тарихлы Шыңар ягы" дип аталган очрашу кичәсе авылдашларны, авылдан читтә яшәп төрле тармакларда хезмәт куйган, лаеклы исемнәр алган авылдашларны, элеккеге җитәкчеләрне, авылдашларына төрле яклап ярдәм итүче кешеләрне тагын очраштырды. Кичә «Буыннар чылбыры» дип аталган әдәби - музыкаль композиция белән башланып китте, кайткан кунаклар, элеккеге җитәкчеләр чыгыш ясады , алар үзләренең хис-кичерешләре, хатирәләре белән уртаклашты.
Оренбургта 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Барлыгы 13 регионнан 380 кеше катнашты. Олы Шыңар урта мәктәбе укучысы Азалия Семенова 69 кг авырлык категориясендә 1 урынны яулады.
14 февраль көнне, Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның истәлекле датасында, Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре, ВУС хезмәткәре , мәктәп укучылары Раилә апа Зиннәтуллина яши торган Чулпыч авылында булдылар. Аның улы Зиннатуллин Илфат Якуп улы Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак була. Шул ук көнне Олы Шыңар авылында яшәүче, Әфганстан сугышында катнашкан Ибраһимов Илдус Хәниф улы янына өенә бардылар.
5 февраль көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә халык җыелышы уздырылды.
Олы Шыңар авыл җирлегендәге учреждениеләр җитәкчеләре; авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. 2020 елда эшләгән эшләренә отчеты һәм 2021 елга үсеш планнары турында; Россия эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлегенең Олы Шыңар авыл җирлеге буенча участок вәкаләтлесе Садриев Р.А.җәмәгать иминлегенең торышы буенча; Саба районы янгын күзәтчелеге идарәсе начальнигы Галимуллин А.Р.; Саба районы ветеринария табибы Павлов С.В.; участок урманчысы Гилязиев Ф.Т.; «Россельхозбанк “ ның өстәмә офисы начальнигы Билалова Р.К. чыгыш ясадылар.
28 гыйнвар көнне Саба район мәдәният йортында яшьләр өчен «Татьяна көне» дигән күңел ачу программасы булып узды. Программа Олы Шыңар, Явлаштау һәм Байлар Сабасы командалары арасында төрле күңелле конкурслар белән дәвам итте
Олы Шыңар шугалагында авыл җирлекләре командалары арасында алкалы хоккей буенча район чемпионатының чираттагы матчы үткәрелде.
16 гыйнварда Оет авылында яшәүче Закирова Хәкимә Әхмәтгалим кызына 104 яшь тулды. Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов М.Р., Саба районы администрация җитәкчесе Каримов М.Р., Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г. Гарипов, “Туган Як” җәмгыяте директоры Мехәмәтов И.Ш. Хәкимә апаны туган көне белән котладылар
2020 елда Олы Шыңар авыл җирлегендә күп үзгәрешләр булды. Авыл җирлеге администрация бинасы төзелде, Шыңар мәдәният йортында капиталь ремонт ясалды, яшь белгечләр өчен 7 аренда йорты төзелде. 13 гыйнвар көнне Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миннеханов, аның урынбасары Р.Р.Закирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе М.Р.Ишниязов катнашында яңа биналарны карау үткәрелде.
“Туган Як” ҖЧҖнең хуҗалык остаханәсендә авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлау эшләре бара.
Олы Шыңар авыл җирлегендә Олы Шыңар авыл зираты территориясен чистарту эшләре башланды.