5 декабрь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне чакырып, "Көзге сагышларга уралмыйк әле.." ял кичәсе үткәрделәр. Әлеге чарага авылда яшәүче –мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чакырылган иде.
27 ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре «Ана даны-Материнская слава» медале белән бүләкләнгән, биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан, һәм аларны лаеклы кешеләр итеп тәрбияләгән әниләрне өйләренә барып котладылар.
29 ноябрь көнне Әниләр көне уңаеннан Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г. Гарипов Оет авылында яшәүче Закирова Хәкимә Әхмәтгалим кызын котлады һәм аңа «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.
24 ноябрь көнне “Саба дулкыннары” теле-радио компаниясенең “Авыл уңганнары – хезмәт батырлары” тапшыруында Шыңарлылар чыгыш ясады. “Туган як” җәмгыяте алдынгылары үз эшләренең осталары һәм шәп артистлар. Әйе, алар авылда торып, терлекчелектә, игенчелектә хезмәт куючылар, кайда эшләгәнлекләрен ишетми калсаң, чын-чынлап мәдәният өлкәсендәгеләр дип тыңлап утырыр идең.
Олы Шыңар авылында Усманов Камил хуҗалыгында каз йолку өмәсе үткәрелде.“Каз өмәсе” элек-электән татар авылларының милли бизәге булып саналган. Каз йолку - ул эш кенә түгел, ә якыннарың белән аралашу өчен дә бер сәбәп булып тора. Без бүген шул йоланы тагын бер кат яңартырга уйладык", - диде йорт хуҗасы.
2020 елда Олы Шыңар авыл җирлегендә “Яшь белгечләр өчен яңа торак “ программасы буенча 7 йорт төзү планлаштырылган иде.
Олы Шыңар авылы аша ага торган су юлын агач чүпләре һәм ләм басу нәтиҗәсендә су биялеп, агып китми башлаган иде. Шәхси транспорт ярдәмендә су юлларын чистарту оештырылды.
Олы Шыңар авылында яшәүче Гайфуллина Минсырур Низами кызы 2020 елның 25 октябрендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
17 октябрь көнне Шекше мәдәният йортында Олы Шыңар авыл җирлегенең "Буыннар чылбыры" дигән иҗат - отчет концерты булып узды.
Олы Шыңар авыл җирлегендә “Яшь белгечләр өчен яңа торак “ программасы буенча Чулпыч авылында 4 йорт төзелә башлады.