Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Кече Шыңар авыл мәдәният йортында әлеге матур бәйрәмгә багышланган чаралар үткәрелә. 5 март көнне мәдәният хезмәткәрләре үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылар һәм "Ак калфак" хатын - кызлар клубы әгъзалары өчен "Бәйрәм белән, кадерле хатын - кызлар!" дигән бәйрәм кичәсе оештырдылар.
23 февраль көнне Оет авыл клубында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Сезнең өчен, ир-егетләр " дип исемләнгән бәйрәм программасы үткәрелде.
22 февраль көнне Кече Шыңар мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгына, Саба районының 90 еллыгына багышланган "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип исемләнгән якташлар очрашуы булып узды.
Олы Шыңар шугалагында Нуриев Булат истәлегенә багышлап хоккей буенча ярышлар үткәрелде.
8 февраль көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә“ Татарстан чаңгысы – 2020” буенча чаңгы ярышлары уздырылды.
30 гыйнвар көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә халык җыены уздырылды. Җыелышта Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Раис Нургали улы, Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы катнашты.
Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Саба районының 90 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган әңгәмә һәм рәсем конкурсы үткәрделәр.
16 гыйнварда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Минниханов Оет авылында яшәүче Закирова Хәкимә Әхмәтгалим кызын туган көне белән котлады. Закирова Хәкимә апага 2020 елның 16 гыйнварында 103 яшь тулды.
12 гыйнвар көнне Кече Шыңар мәдәният йортында Иске Яңа елга багышланган "Тылсымлы бүләк" исемле бәйрәм кичәсе булып узды.
Кече Шыңар мәдәният йортының "Нур" халык театр коллективы Мишәбаш авылы тамашачылары каршында чыгыш ясады - Р.Мохсинованың "Кайнар токмачлы аш" музыкаль комедиясен күрсәтте.