Балаларның кышкы каникуллары вакытында Оет авыл клубы китапханә белән берлектә төрле чаралар оештырдылар.
Кече Шыңар мәдәният йортында балалар өчен "Тылсымлы бәйрәм - Яңа ел"дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме булып узды.
3 гыйнвар көнне Кече Шыңар мәдәният йортында мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рабгетдинова Гөлсем Әхәт кызының " Китмим әле, яшьлегемнән..." дип исемләнгән юбилей кичәсе булып узды.
30 декабрь көнне «Тылсымлы төш» театральләшкән бәйрәм булып узды, ул «Көлбикә янында Яңа ел балы» әкияти тамашасыннан башланды.
Олы Шыңар авыл җирлегендәге барлык оешмаларда Яңа елга бәйрәмчә бизәү эшләре бара.
12 декабрь көнне, Олы Шыңар "Әллүки" балалар бакчасында, "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУнең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Ягъфәрова Г. Н. катнашында, юл хәрәкәте иминлеге көне үткәрелде.
5 декабрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында “ВИЧ-инфекция турында күбрәк бел” дип аталган мәгълүмат сәгате уздырылды.
Кече Шыңар авыл мәдәният йортында инвалидлар көне уңаеннан "Көчле рухлылар"дип исемләнгән спорт - күңел ачу программасы үткәрелде.
1 декабрь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты спорт залында вакытсыз арабыздан киткән көрәшче, ТР спорт мастеры, Кече Шыңар авылында туып үскән Гайнанов Салават Хәбир улы истәлегенә багышланган, 2001 елгы һәм яшьрәкләр арасында татарча көрәш буенча ярышлар булып узды.
Кече Шыңар мәдәният йортының "Нур" халык театры коллективы Олы Нырты авылы тамашачылары каршында чыгыш ясады. Алар Р. Мохсинованың "Кайнар токмачлы аш" исемле музыкаль комедиясен күрсәтте.