Кече Шыңар мәдәният йортында "Ак калфак" клубы әгъзалары белән Әниләр көненә багышланган "Дөнья яме - әнкәй"дип исемләнгән чираттагы чара булып узды.
Кече Шыңар мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көне һәм Россиядә Театр елы уңаеннан "Театраль солянка"дип исемләнгән концерт булды
Каникуллар вакытында, Оет авыл клубында, китапханә белән берлектә, төрле чаралар оештырылды.
26 октябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында яшьләр һәм яшүсмерләр өчен "Тормышның кадерен белик!" дип аталган тематик чара уздырылды.
19 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә бөтен дөнья буенча «Татарча диктант-2019» белем бирү акциясе узды. Бөтендөнья акциясенә Олы Шыңар авыл җирлегендә дә кушылдылар. Әлеге чарада Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, ата-аналар, бюджет оешмалары эшчеләре катнашты.
22 октябрь көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә " Көздә кунакта "дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәм барышында балаларга елның иң матур чоры : көзге айлар һәм аларның үзенчәлекләре турында сөйләдек.
10 октябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында “Авыл мөгаллиме” дип аталган портрет - кичә үткәрелде. Чара Олы Шыңар урта мәктәбенең математика укытучысы, 40 елга якын балаларга белем биргән Хәмит Габдерәшит улы Габдерафиковның 60 яшьлек юбилеена багышланган иде
Олы Шыңар авыл җирлекләреннән булган Кече Шыңар мәдәният йортында, Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбендә, “Әллүки” балалар бакчасында, Оет авыл клубында, өлкәннәр көне уңаеннан, бәйрәм чаралары булып узды.
Олы Шыңар авылында яшәүче Гарифуллин Зөфәр Гаптулла улы һәм Гарифуллина Нәзирә (Нина) Николай кызы 50еллык юбилейларын билгеләп үттеләр.
1 октябрь көнне, Саба муниципаль районы башлыгы Раис Нургали улы Минниханов, Саба районының иң өлкән кешесе - Оет авылында яшәүче Закирова Хәкимә Әхмәтгалим кызын, Өлкәннәр көне белән котлады.