20 июль көнне Олы Шыңар авылы спорт мәйданчыгында авыл яшьләре футбол буенча авыл командалары арасында ярышлар оештырдылар. Барлыгы 7 команда катнашты. Теләче районыннан Югары һәм Олы Кибәхуҗа, Казаклар, Саба районыннан Олы Шыңар, Кече Шыңар, Тимершык, Симет авылы һәс Арча районы Алан авылы командалары катнашты.
Олы Шыңар авыл мәчетендә ПМК-159 оешмасы ремонт эшләре алып бара.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – бу бәйрәмне һәр гаилә, һәр йорт куанып каршы ала. Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре 8 июль көнне шушы уңайдан котлау акциясе үткәрделәр, быел көмеш туйларын билгеләп үткән парларны тәбрикләделәр, мәхәббәт һәм тугрылык символы булган ромашка букеты бүләк иттеләр.
01 июль көнне Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Ак калфак” клубына йөрүчеләр белән бергә табигать кочагына экскурсия оештырдылар.
Саба районы Чулпыч авылы янында төзелеп килүче 2400 баш терлеккә исәпләнгән югары технологияле роботлаштырылган комплекс төзелешенең 1 этабы төгәлләнде.
24 июнь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан “Наркотикларсыз яшәү” дип аталган тематик чара уздырдылар
Олы Шыңар авыл җирлегенә караган торак пунктларда авыл юлларын ремонтлау эшләре дәвам итә.
9 июнь көнне ямьле Мишә буенда Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч, Түлешкә авыллары халкы зурлап Сабантуй бәйрәме уздырды
6 июнь көнне Олы Шыңар һәм Кече Шыңар авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды
1 июнь көнне "Халыкара балаларны яклау көне" билгеләп үтелә. Бу бәйрәм уңаеннан Оет авыл клубы авыл китапханәсе, "Шатлык» балалар бакчасы белән берлектә "Эх, күңелле балачак» дип исемләнгән балалар сабантуе үткәрделәр.