ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2025 ел
җомга

Районыбызда яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту максатыннан, "Яшьләрне торак белән тәэмин итү" программасында катнашучы 6 гаиләгә сертификатлар тапшырылды. Алар арасында Кече Шыңар авылында яшәүче Зиннатовлар һәм Ахметовлар гаиләләре дә бар. Алар районда, республиканың башка почмакларында йорт, фатир сатып алырга яки йорт төзергә хокуклы.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 14 - 15 яшьтән генә түгел, ә башлангыч сыйныфта укыганда ук башларга кирәк. Шуны истә тотып, Олы Шыңар урта  мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары  балалар өчен авылыбыз умартачысы Мөхәммәтов М.Р. белән очрашу оештырдылар.  Марсель абый балаларга бал кортлары  һәм аларны тәрбияләү турында сөйләде, сорауларына җавап бирде.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Февраль ул  хәрби-патриотик тәрбия айлыгы. Кече Шыңар мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне һәм елы уңаеннан "Малайлар, алга" дип исемләнгән ярышлар үткәрелде. Командаларга бүленеп, катнашучылар конкурсларда көч сынаштылар. Ярышлар «Хәрби кеше кем ул»,  «Солдат викторинасы», «Санчасть», «Эрудиция», «Строй әзерлеге», «Солдат ялда», «Җыр» дигән берничә конкурстан торды, ике команда да үзләрен көчле, җитез һәм кыю итеп күрсәттеләр. Катнашучыларга белемнәрен арттырып кына калмыйча, эрудиция, зирәклек, җитезлек һәм тизлек күрсәтергә кирәк иде. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре укучылар белән бергә,Чулпыч авылына, Әфганстанда һәлак булган Илфат Зиннәтуллинның әнисе Раилә апа Зиннәтуллина янына бардылар. Ул балаларны шатланып каршы алды, улының балачагы һәм мәктәп еллары турындагы хатирәләре белән уртаклашты, ә балалар аңа җырлар һәм шигырьләр бүләк иттеләр. Безнең балаларыбыз сугышларда  һәлак булган батырлар турында истәлекләрне сакларга тиеш, батырларның даны мәңгелек. Саубуллашканда Раилә апага  сәламәтлек теләделәр. Ул кунакларны рәхмәт сүзләре белән озатып калды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

27
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучысы Азалия Семенова  Болгар шәһәрендә үткәрелгән билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы  беренчелегендә юниорлар арасында  76+кг авырлыкта  беренче  урынны алды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Олы  Шыңар авылында  яшәүче  Салихова Гөлсәрия Мехәмәт кызына 2025нче елның  26нчы  февралендә 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне  Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды.  Котлауларга шулай ук  Олы Шыңар авыл җирлеге һәм  “Туган Як” җәмгыяте вәкилләре дә  кушылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

12
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Оет авылында  яшәүче Файзрахманова Фәйрүзә Шәфигулла кызына  2025нче елның 10нчы февралендә  95 яшь тулды. Россия Президенты В.В.Путин һәм Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне  Саба муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды. Котлауларга шулай ук  Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. һәм “Икмәк” ААҖ вәкилләре дә  кушылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

6
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

6 февральдә "Туган Як"  ҖЧҖнең хисап җыелышы булды. 2024 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2025 елда эшне камилләштерү планнары турында оешма директоры Саубанов Ф.К. һәм   баш белгечләр чыгыш ясады. Юбилярларны һәм хуҗалык алдынгыларын котладылар. Җыелышта Саба муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең  җитештерү һәм маркетинг бүлеге башлыгы Нигамәтҗанов Ринат Фердинант улы катнашты.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

31
гыйнвар, 2025 ел
җомга

31 январь көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә халык  җыелышы уздырылды. Олы Шыңар авыл җирлегендәге учреждениеләр җитәкчеләре; авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г.  2024 елда эшләгән эшләренә отчеты һәм 2025 елга үсеш планнары турында; Россия эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлегенең Олы Шыңар  авыл җирлеге буенча участок вәкаләтлесе җәмәгать иминлегенең торышы буенча; Саба районы прокуроры урынбасары Файзетдинова Э.Т.; Саба районы янгын күзәтчелеге идарәсе начальнигы  Галимуллин А.Р.;   Корса урман хуҗалыгы урман мастеры Гилязиев Ф.Т. чыгыш ясадылар. Йомгаклау сүзе белән Саба районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р. чыгыш ясады.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

29 январь көнне район мәдәният йортында "Буыннар тарихы-гаилә ядкаре" район шәҗәрә фестиваленең йомгаклау концерты булды. Анда Олы Шыңар авыл җирлегеннән Хаҗиевлар нәселе вәкилләре катнашты һәм 1 нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International