ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2025 ел
җомга

         16 январь көнне Килдебәк урта мәктәбе спортзалында,  2025 елда хезмәт коллективларының һәм авыл җирлекләренең ир-атлар ветеран командалары (40+)  арасында мини-футбол  буенча Саба районы Чемпионаты кысаларында   Тимершык, Олы Шыңар, Югары Симет һәм Мичән авыл җирлекләре командалары арасында уен булды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Олы Шыңар урта мәктәбе базасында “Яшен” оешмасының махсус техникасы ярдәмендә чаңгыда йөрү өчен 3 км озынлыгында юл ачылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

9
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Кече Шыңар авылында  яшәүче  Галиахметова Фәйрүзә Гаптрахман кызына 2025нче елның  2нче гыйнварында 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне  Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды.  Котлауларга шулай ук  Олы Шыңар авыл җирлеге һәм  “Туган Як” җәмгыяте вәкилләре дә  кушылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Кече Шыңар мәдәният йортында  кышкы каникуллар вакытында балалар өчен чыршы тирәсендә  Яңа ел бәйрәме  һәм барысы да отышлы лотерея уткәрелде. Бәйрәм  “Әтәчнең Яңа ел сәяхәте” дигән театралләштерелгән күренеш белән башланып китте.. Балаларны матур итеп бизәлгән чыршы, Кыш Бабай, Кар Кызы һәм лотерея өчен матур бүләкләр  көтеп торган. Бәйрәмнең башыннан ук чыршы тирәли эйләнеп  җырладылар  һәм биеделәр,  балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр. Аннан соң отышлы лотерея уйнатылды, анда катнашучыларның һәрберсе бүләкләр алды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

28
декабрь, 2024 ел
шимбә

Кече Шыңар авылында  яшәүче Сахипова Илхамия Сәхабетдин  кызына 2024нче елның 28нче декабрендә 95 яшь тулды. Россия Президенты В.В.Путин һәм Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне  Саба муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды. Котлауларга шулай ук  Олы Шыңар авыл җирлеге вәкилләре дә  кушылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

26
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Олы Шыңар авыл җирлегендәге һәрбер оешма үз биләмәсендә Яңа елга бәйрәмчә бизәлеш ясый.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Биналарны һәм территорияләрне Яңа елга бизәү буенча район конкурсында катнашып  "Туган Як" ачык акционерлык җәмгыяте 1нче призлы урынга лаек булды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

20
декабрь, 2024 ел
җомга

Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә авыл юлларын кардан чистарту “Туган Як” җәмгыяте техникасы ярдәмендә башкарыла. Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч авылы урамнары  даими рәвештә кардан чистартылып тора.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

12
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында,  Олы Шыңар авыл җирлеге инвалидлар Советы рәисе Әхмәтов Р.А. мәдәният хезмәткәрләре белән бергә  балачактан инвалид Мозаффаров Айдар, коляскада утыручы Ибраһимов Илдус һәм балачактан инвалид Җамалетдинова Нурлыһөдә апаның өйләрендә булдылар, аларга  сәламәтлек, куңел тынычлыгы теләп күчтәнәчләр тапшырдылар. Алар очрашуга бик куанып, тормыш хәлләре турында сөйләшеп, бик теләп аралаштылар

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Ватан Геройлары көне кысаларында Оет авыл китапханәсендә «Синең батырлыгың үлемсез» дигән батырлык дәресе үткәрде. Чара барышында балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, төрле чорлардагы Россия геройларын искә алдылар, аларны бер нәрсә - үз Ватаннарына бөек мәхәббәт берләштерә. Батырлык дәресендә балалар аларның батырлыклары белән таныштылар, махсус хәрби операциядә катнашучы бүгенге  көн Геройлары турында сөйләштеләр. Чарага китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды,анда Россия Геройлары, авылыбызның горурлыгы, Советлар Союзы Герое Вәли Хаҗиев һәм якташ геройлар турында китаплар күрсәтелде.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International