Олы Шыңар авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре башкарылды. Олы Шыңар авылында Совет урамының 60 м өлеше, Ленин урамының 50 м өлеше, Оет авылында Кооператив урамының 116 м өлеше ремонтланды. Юл ремонтлау эшләрен «Рамазан» ҖЧҖ оешмасы башкарды.
Олы Шыңар балалар бакчасында «Алтын ачкыч эзләү» квест-уены уздырылды. Балаларга җитезлек, көч, эрудиция һәм тапкырлык күрсәтеп биш станция аша үтәргә һәм “Алтын ачкыч”ны табарга кирәк иде. Квест-уенның һәр этабында катнашучылар биремнәр алды, аларны үтәгән өчен наклейка рәвешендә күңелле смайликлар бүләк иттеләр. Уен тәмамлангач, балаларга "Алтын ачкыч" тапшырылды һәм тәм-томнар белән сыйладылар.
Олы Шыңар авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре башланды. Юл ремонтлау эшләрен «Яшен» ҖЧҖ оешмасы башкара.
«Туган Як» ҖЧҖ биләмәсендә төзелүче сөтчелек комплексын сенаж траншеялары белән тоташтыручы юлга плитәләр салу эшләре бара. Төзү эшләрен Саба районы “ПМК Мелиорация” ҖЧҖ башкара.
Республика программасы нигезендә Олы Шыңар авылындагы Совет урамында каты өслекле юл салу буенча эш алып барыла. Эшне Балтач "МДСУ -1" ҖЧҖ оешмасы алып бара.
Оет авылында федераль программа нигезендә кәрәзле элемтә баганасы урнаштырылган иде.Тоташтыру һәм көйләү эшләре тәмамланганнан соң,18 августта Теле 2 элемтә операторына кушылды.
ПМК ААҖ җәмгыяте директоры Маковеев К.В. Олы Шыңар авыл җирлеге буенча мобилизациядәге биш авылдашыбызның гаиләләренә ягулык утын алу өчен акчалата ярдәм күрсәтте
Кече Шыңар мәдәният йорты каршындагы "Мирас" фольклор коллективы "Бистә шәле"республика хатын-кызлар халык кәсебе фестивалендә катнашты.
18 августта Кызыл Мишә мәдәният йортында Олы Шыңар авылы студентлары һәм яшьләре катнашында: "Сезнең җәйләр җәймени ул, авыл җәе - иң чыны" дигән концерт узды.
16 августта Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Мишә елгасы буенда балалар белән балык тоту ярышы оештырдылар.