Оет авылында федераль программа нигезендә кәрәзле элемтә баганасы урнаштырылган иде.Тоташтыру һәм көйләү эшләре тәмамланганнан соң,18 августта Теле 2 элемтә операторына кушылды.
ПМК ААҖ җәмгыяте директоры Маковеев К.В. Олы Шыңар авыл җирлеге буенча мобилизациядәге биш авылдашыбызның гаиләләренә ягулык утын алу өчен акчалата ярдәм күрсәтте
Кече Шыңар мәдәният йорты каршындагы "Мирас" фольклор коллективы "Бистә шәле"республика хатын-кызлар халык кәсебе фестивалендә катнашты.
18 августта Кызыл Мишә мәдәният йортында Олы Шыңар авылы студентлары һәм яшьләре катнашында: "Сезнең җәйләр җәймени ул, авыл җәе - иң чыны" дигән концерт узды.
16 августта Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Мишә елгасы буенда балалар белән балык тоту ярышы оештырдылар.
15 августта Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авылның мәдәни тормышында төп роль уйнаучы актив яшьләр һәм яшүсмерләр өчен Казан шәһәренә экскурсия оештырдылар. Танышу һәм мавыктыргыч сәяхәт Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янындагы мәйданчыктан башланды, Кабан күле буйлап катамараннарда йөрделәр. Юлларын Бауман урамында дәвам иттеләр, анда бик күп кызыклы тарихи урыннар, биналар, һәйкәлләр,караганнан соң тәмле итеп "Түбәтәй"ресторанында ашадылар. Кремль яр буенда, шәһәрнең һәм Казансу елгасының матурлыгын күзәттеләр. Экскурсия мавыктыргыч һәм онытылмаслык булып чыкты. Мондый экскурсияләр вакытны файдалы һәм күңелле итеп үткәрергә ярдәм итә, тарихны, архитектураны һәм гомумән мәдәниятне кадерләргә һәм аңларга өйрәтә.
Мингер авылында, шушы авылдан чыккан, СССРның халык артисты, күп кенә дәүләт премияләре иясе, театр артисты Шәүкәт Биктимеров музее урнашкан. 10 августта Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар һәм өлкәннәр өчен бу музейга экскурсия оештырдылар. Шәүкәт Биктимеровның тормыш юлы, иҗади уңышлары турында белү, танылган артистның шәхси әйберләрен карау кызыклы булды. Аннары скульптор Фәйзрахман Камалда кунакта булдылар, музей һәм картиналар галереясе белән таныштылар. Катнашучылар үзләре өчен файдалы һәм кызыклы мәгълүмат алдылар, барысына да экскурсия бик ошады.
Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбе бинасында федераль программа буенча азык-төлек блогына капиталь ремонт ясау эшләре дәвам итә. Ремонт эшләрен Саба районы ПМК 159 җәмгыяте башкара.
Кече Шыңар авыл мәдәният йортында студентлар һәм яшьләрнең "Сезнең җәйләр җәймени ул, авыл җәе иң чыны" дип исемләнгән традицион концерты булып узды. Яшьлек-өметләр һәм ачышлар чоры, ә яшьләр - яңа идеяләр генераторы. Июль кичәсе көчле энергетика, дәртле биюләр, популяр җырлардан яңгырап торды. Концерт видеога төшерелгән күренеш белән башланып китте, аннан яшьләр “аулак өйгә” җыелдылар.Җыр-бию, күңелле конкурслар һәм куренешләргә бай чыгышлар тамашачыларга да ошады, алар башкаручыларга кушылып җырладылар, биеделәр, мәзәкләрдән күңелләр күтәрелде, бергәләп көлделәр. Тамашада яшь башкаручылар, яшүсмерләр, иҗат коллективлары һәм күрше районнардан килгән кунаклар катнашты.
Олы Шыңар авылында инеш яр буйларын төзекләндерү эшләре дәвам итә, су юллары чистартылды, буа бөялде. Эшләрне «БарсЭлитСтрой» ААҖ башкара.