Мәдәният йорты-барыннан да элек рухи үсеш һәм ял итү урыны. Аның тышкы һәм эчке күренеше кешеләрнең ялын оештыруда зур әһәмияткә ия. Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре иртә яздан башлап мәдәният йорты янында төрле чәчәкләр үстерәләр. Кыш көне бу чәчәкләр тәрәзә төбендә урын алалар һәм матурлык бүләк итүләрен дәвам итәләр.
Олы Шыңар авыл җирлеге территориясендә Кече Шыңар авылы Ленин урамында Саба МПП ТКХ АҖ хезмәткәрләре тарафыннан суүткәргеч челтәре ремонтланды.
Олы Шыңар "Эллуки" балалар бакчасы биләмәсендә чәчәкләр яз башыннан алып беренче салкыннар башланганчыга кадәр күп төрле чәчәкләре белән сөендерә.
Олы Шыңар урта мәктәбе биләмәсендәге чәчәк түтәлләрендә төрле төсләргә күмелеп утыручы чәчәкләр бәйрәм төсе бирә, кешеләрне шатландыра.
30 июль көнне ТР Сынлы сәнгать музее хезмәткәрләре районыбызда һөнәрчелекнең һәм кул эшләренең хәзерге хәлен ачыклау максатында Кече Шыңар мәдәният йортында булдылар. Җыелган материаллар буенча 2025 елда Казан шәһәрендә күргәзмә оештырылачак. Кече Шыңар мәдәният йорты, китапханә, Оет авыл клубы хезмәткәрләре кунаклар өчен киез итек кию һәм кәҗә мамыгыннан шәл бәйләү буенча мастер-класслар оештырдылар. Безнең төбәкләр элек-электән шушы һөнәрләр белән дан тотканнар, экспедиция членнарына сөйләрлек һәм күрсәтерлек нәрсәләр күп иде.
«Чиста чишмә» акциясе чишмәләрне чиста суның мөһим чыганагы буларак сакларга чакыра. Ул һәр кешенең табигатьне саклау өчен җаваплылыгын аңлавына һәм су ресурсларына сакчыл каравына юнәлдерелгән. «Чиста чишмә» акциясендә катнашып,Кече Шыңар авылы Чишмә урамында яшәүчеләр Чишмә яр буйларын чистарттылар, шуның белән авылның барлык халкы һәм чишмә суыннан файдаланучы читтән кайткан кешеләр өчен игелекле эш эшләделәр.
Кече Шыңар авылында Кооператив урамында "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"программасы буенча торак төзелеше дәвам итә. Төзелеш эшләрен Саба районы РСУ идарәсе башкара.
Кече Шыңар мәдәният йортының "Мирас" фольклор коллективы Ульяновск өлкәсенең Павловка бистәсендә уткәрелгән унынчы "Идел буе тирәлеге" Бөтенроссия милли мәдәниятләр фестивалендә катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде. Биредә вокал, хореография коллективлары, декоратив - гамәли иҗат осталары, төрле юнәлештәге һөнәрчеләр җыелган иде. Икенче көнне Саба районының иҗат коллективы Морат авылы тамашачылары алдында чыгыш ясады. Һәр чыгышны алкышлар белән каршы алдылар, рәхмәт һәм ихтирам сүзләре җиткерделәр.
Олы Шыңар авыл җирлеге Оет авылы зиратында “Трансагрокорм” ҖЧҖ оешмасы корыган агачларны, куакларны кисү эшләрен башкара.
29 июнь көнне Оет авыл мәчетендә Корбан ашы мәҗлесе үткәрелде. Мәҗлескә авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар җыйналды. Мәҗлестә катнашучылар үзләре үк иганәчеләр дә булдылар. Мәҗлес барышында имам-хатиблар вәгазь сөйләде, догалар һәм аятьләр укылды, җәмәгать белән намаз укылды.