22 июнь көнне “Хәтер шәме”гомуммилли акциясенә кушылып Олы Шыңар авылында Обелиск янында һәм Оет авылында Советлар Союзы Герое Вәли Хаҗиев бюсты янында чара үткәрелде. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык, чәчәкләр куйдык.
Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбе бинасында федераль программа буенча азык-төлек блогына капиталь ремонт ясала. Ремонт эшләрен Саба районы ПМК 159 җәмгыяте башкара.
Олы Шыңар авылында Кооператив урамында "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"программасы буенча торак төзелеше дәвам итә. Төзелеш эшләрен Саба районы РСУ идарәсе башкара.
16 июньдә Кече Шыңар мәдәният йортында «Исәнме җәй» дип аталган балалар концерты оештырдылар. Балалар концерт номерлары әзерләделәр, алар арасында музыка коралларында уйнау, хор һәм аерым җырлаучылар, биюләр дә бар иде.Күңелле җырлар тыңлап, дәртле биюләр карап концерт бер сулышта узды. Тамашачы, талантлы башкаручыларның чыгышларыннан ләззәтләнеп, җавап итеп көчле алкышлар бүләк итте.
11 июнь көнне ямьле Мишә буенда Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч, Түлешкә авыллары халкы зурлап Сабантуй бәйрәме уздырды.2023 елгы яз кыр эшләре нәтиҗәләре буенча “Кыр батыры” исеме “Туган як” җәмгыяте механизаторы Маликов Илназга , “Чәчү батыры” исеме Тимершин Рәискә бирелде,ул тәкә белән бүләкләнде. Чәчүчеләр, җир эшкәртүчеләр тәбрикләнгәннән соң уеннар башланды.Халык бик күп җыйналган, бер-бер артлы уеннар үткәрелә - татарча көрәш, кул көрәше, аркан тартыш, авыш баганада йөрү, колгага менү,чүлмәк вату, утын кисү, капчык сугышы - бүләкләр дә бик мулдан булды. Бәйрәмдә авылдашыбыз, спорт министрының 1 нче урынбасары Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов та катнашты. Сабантуйның абсолют батыры исеменә Ахунҗанов Рифат Ришат улы лаек булды.
3 июнь көнне Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Борынгы бабаларыбыздан бүгенге көнгә кадәр сакланган бу күренеш һәркемнең күңелен дулкынландыра, яшьлеккә алып кайта. Авылыбыз яшьләре өлкәннәрдән откан авыл көйләрен җырлап урамнар буйлап уздылар.
Олы Шыңар авыл җирлеге буенча Бөтенроссия “ Чиста Су” акциясенә кушылып Кече Шыңар авылында яшәүчеләр авыл чишмәсе тирәлеген җыештырдылар
26 майда Кече Шыңар мәдәният йортында "Күңелле күршеләр"фольклор бәйрәме узды. Мәдәният йорты бу көнне гореф-гадәтләр, халык көйләре, биюләр, халык уеннары белән гөрләп торды. Күршеләребез – Оет авылыннан "Зөбәрҗәт", Сабай авылыннан "Гәрәбә", Миңгәр авылыннан "Былбылым " фольклор коллективларын халык иҗатына рухландыручы итеп күрү бик куандырды!
2023 ел халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли йолаларыбызны барлау елы. Балаларга кечкенәдән үк милли тәрбия бирү максатында Олы Шыңар Әллүки балалар бакчасы тәрбиячеләре балалар белән бергә милли бәйрәмебез сабантуйга бирнә җыю оештырдылар. Олы һәм Кече Шыңар авылы урамнары буйлап җырлап, күңелле итеп йөрделәр. Җыйналган бүләкләрне үз бакчаларында үткәрелгән бәйрәмдә, төрле ярышларда катнашучыларга тапшырдылар.
Балалар техник иҗатына ярдәм итү һәм үстерү буенча район фестивалендә Олы Шыңар урта мәктәбе судмоделләштерү берләшмәсе 1нче урынны алды.
2022-2023 уку елы нәтиҗәләре буенча укучыларга өстәмә белем бирү, спорт, иҗат һәм техника дөньясына тартуда, балаларның шәхси мөмкинлекләрен үстерүдә нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Олы Шыңар урта мәктәбе судмоделләштерү берләшмәсе Диплом белән бүләкләнде, җитәкчесе Мөхетдинов Фәнзир Якуб улы, ярышларда катнашучы Галявин Салават, Мубараков Самат, Мөхетдинов Айзат Саба муниципаль районы башлыгының рәхмәт сүзенә лаек булдылар.
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 1 | 2 |
3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 |
10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 |
17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 |
24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |