Кече Шыңар авылы Ленин урамында "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"программасы буенча торак төзелеше бара. Төзелеш эшләрен Саба районы РСУ идарәсе башкара.
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими алып барыла. Корыган агачлар киселә, чүп- чар җыештырылып түгелә.
8 май көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә Олы Шыңар һәм Оет авылларында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган чаралар үткәрелде.
7 май көнне Олы Шыңар авылы спорт мәйданчыгында вакытсыз арабыздан киткән авылдашлар истәлегенә авыл командалары арасында баскетбол буенча ярышлар оештырылды. Барлыгы 4 команда катнашты: Теләче районыннан Казаклар, Саба районыннан Шыңар, Тимершык авылы командалары. 1 урын – Тимершык, 2 урын – Шыңар 1, 3 урын - Шыңар 2, 4 урын Казаклар командаларына бирелде. Җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Спонсорлар – ААҖ “Туган Як”( Саубанов Ф.К.), Олы Шыңар авыл җирлеге ( Гарипов А.Г.)
Олы Шыңар авыл җирлегенең бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре «Туган Як» җәмгыяте кырларыннан таш җыюда катнаштылар.
Кече Шыңар авылында яшәүче Гатиятуллин Рәхимулла Гатиятулла улына 2023нче елның 4нче маенда 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды. Котлауларга шулай ук Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г.Гарипов, “Туган Як” җәмгыяте вәкиле Сөләйманова Ф.Х. да кушылды.
Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучысы Артем Варламов, 110 кг авырлык категориясендә, СССРның спорт мастеры Тимофеев Сергей Федорович истәлегенә багышланган, 18 яшькә кадәрге егетләр арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия ярышларында 1 урынны яулады.
26 апрельдә Кече Шыңар мәдәният йортында Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан "Тукай безнең йөрәкләрдә"дигән әдәби-музыкаль кичә оештырдылар. Кичә башында Әмирхан Нуриәхмәтовның "Туган авыл" җырын башкарды, Программада шулай ук шигырьләр, җырлар яңгырады, халык биюләре тәкъдим ителде. Алып баручылар шагыйрьнең авыр балачагы, тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр
Олы Шыңар авыл җирлегендә сугыш ветераннарының тол хатыннарын һәм тыл ветераннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар. Аларга Татарстан Республикасы Рәисе һәм Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.
Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучысы Азалия Семенова апрель аенда Раменск шәһәрендә узган яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча Россия беренчелегендә +76 кг авырлык категориясендә 3 урынны яулады. Моңа кадәр ул 70 килограммнан артык авырлык категориясендә Сумо көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә икенче урынны алган иде инде.
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 1 | 2 |
3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 |
10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 |
17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 |
24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |