24 декабрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында “Әллүки” балалар бакчасының “Яңа ел белән” дигән бәйрәм кичәсе булды. Театральләштерелгән тамашада Кыш бабай балаларга бәйрәм, яхшы кәеф һәм Яңа ел тылсымы бүләк итте. Мәдәният хезмәткәрләре чараны әзерләүдә һәм үткәрүдә катнаштылар, музыкаль бизәлеш белән тәэмин иттеләр. "Тамчы" хореография коллективы "Ковбойлар биюе", "Кар Кызы белән Яңа ел вальсы", "Яңа ел күңелле биюе" белән чыгыш ясады.
Олы Шыңар авыл җирлегенең барлык учреждениеләрендә Яңа елга бәйрәм бизәлеше бара. Олы Шыңар урта мәктәбе территориясен бизәү өчен агачтан ясалган яңа ел фигуралары кулланылды, алар иганәче ярдәме белән ясалган. Иганәче-ПМК ҖЧҖ, директоры Маковеев К. В.
Инвалидлар декадасы кысаларында Кече Шыңар мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле кешеләрне чакырып ял кичәсе үткәрделәр. Кунаклар төрле конкурсларда көч сынаштылар. Ахырда авыл җирлеге башлыгы бүләкләр тапшырды һәм изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, Олы Шыңар авыл җирлеге инвалидлар Советы рәисе Әхмәтов Р.А. мәдәният хезмәткәрләре белән бергә балачактан инвалид Мозаффаров Айдар, коляскада утыручы Ибраһимов Илдус һәм Хәйруллин Флоридның, Касыймов Сәлимгәрәйнең өйләрендә булдылар, аларга сәламәтлек, куңел тынычлыгы теләп күчтәнәчләр тапшырдылар. Алар очрашуга бик куанып, тормыш хәлләре турында сөйләшеп, бик теләп аралаштылар.
26 ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган "Әниемнең игелекле куллары» дигән бәйрәм кичәсе булып узды. Чара әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. Кичәгә 50, 55 яшьлек юбиляр әниләрне чакырдылар, бу бәйрәм көнендә аларны ихлас күңелдән юбилейлары белән котладылар, исәнлек-саулык, иминлек һәм бәхет теләделәр. Котлау сүзе белән Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А. Г. Гарипов чыгыш ясады.
Олы Шыңар авыл җирлеге командасы мини-футбол буенча район чемпионатында даими катнаша. 16 ноябрь көнне команда Мичән авыл җирлеге командасына каршы уйнады һәм 7:8 исәбенә оттырды.
Кече Шыңар мәдәният йортында " Тату сыйныф серләре" республика конкурсының зона этабы булып узды. Конкурста Югары Симет, Мичән, Тимершык һәм Олы Шыңар урта мәктәпләренең әти-әниләре һәм балалары, гаилә ансамбльләре катнашты. Катнашучылар барсы да яхшы чыгыш ясадылар һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләр булдылар. Олы Шыңар урта мәктәбенең ата-аналар комитеты “Иң креатив сыйныф” номинациясендә җиңүче булды. “Иҗади гаилә “ номинациясендә Олы Шыңардан Загидуллиннар гаиләсе чыгыш ясады.
Олы Шыңар авылында инеш яр буйларын төзекләндерү максатында, су юлларын чистарту, куаклар һәм үсентеләр кисү эшләре башланды. Эшләрне «БарсЭлитСтрой» ААҖ башкара.
Мәктәп каникуллары вакытында Кече Шинар мәдәният йорты, Оет авыл клубы, Олы Шыңар һәм Оет авыл китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен "Җырлап үткән җәй"театраль тамашасын күрсәттеләр. Алар Кече Шинар мәдәният йортында, Яңа Мичән, Югары Симет, Сатыш, Оет авылларында чыгыш ясадылар.
Олы Шыңар авыл җирлегендә Олы Шыңар авылында яшь белгечләр өчен аренда торагы төзелешен тәмамлау эшләре бара. Эшләрне «Идел»ҖЧҖ башкара.
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 1 | 2 |
3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 |
10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 |
17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 |
24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |