Олы Шыңар шугалагында Нуриев Булат истәлегенә алкалы хоккей буенча ярышлар үткәрелде. Бозда Шыңар1 - Яшьләр, Шыңар2 – Ветераннар һәм Тимершык авылы уенчылары очрашты. Исәп Шыңар - Тимершык 2:4; Шыңар1- Шыңар2 5:5.
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә авыл юлларын кардан чистарту “Туган Як” җәмгыяте техникасы ярдәмендә башкарыла. Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч авылы урамнары даими рәвештә кардан чистартылып тора.
Олы Шыңар авылы хоккей мәйданчыгында бозны әзерләү эшләре бара.
Яңа ел-иң тылсымлы, могҗизалы бәйрәм, бигрәк тә сабыйлар өчен. 4 гыйнвар көнне Кече Шыңар мәдәният йортында балалар өчен "Яңа ел Могҗизалары " дип исемләнгән Чыршы бәйрәме узды. Мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә күңелле уеннар, чыршы янында әйлән-бәйлән оештырдылар. Кыш бабай белән Кар кызы барысын да тылсымлы әкияткә алып килделәр, балалар Буратино авылының алтын ачкычын табарга булыштылар. Әкият һәм күңел ачу лотерея уеннары белән чиратлашып барды. Балалар һәр бүләккә сөенделәр, фотозонада истәлеккә фотога төштеләр. Әти-әниләр дә, балалар да канәгать калдылар.
30 декабрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында «Яңа ел тылсымлы кичәсе»дип исемләнгән театральләштерелгән бәйрәм узды. Бәйрәм атмосферасы, уңайлы шартлар барлык кунакларны да шатландырды, ә әкият геройларының ихлас уены, күңелле мәзәкләр, елмаюлар бәйрәмне чын-чынлап җылы һәм тылсымлы итте. Кыш бабай белән Кар кызы Тылсымлы капкаларны ачкач, тамашачылар әкияти сәяхәткә киттеләр.
Олы Шыңар авыл җирлегендәге һәрбер оешма үз биләмәсендә Яңа елга бәйрәмчә бизәлеш ясый. Олы Шыңар балалар бакчасы коллективы үз биләмәсенең бизәлеше буенча Саба районы буенча үткәрелгән Кыш Бабайлар Парадында кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
Олы Шыңар авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларны яңа елга бизәү буенча «Иң купшы утар» конкурсы игълан ителгән иде. Үз ихатасында Яңа ел мәйданчыгы бизәлеше өчен Олы Шыңар авылыннан Ахунҗанов Ришат хуҗалыгы Саба районы буенча үткәрелгән Кыш Бабайлар Парадында сертификат белән бүләкләнде.
18 декабрь көнне Кече Шыңар авыл мәдәният йортында үзешчән сәнгатьнең актив әгъзасы, халык мәхәббәтенә лаек җырчы Хуҗиәхмәтов Галинур Динмөхәммәт улының 60 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе булып узды. Аның башкаруында һәркемгә дә таныш һәм яраткан җырлар да яңгырады, шуңа күрә зал аңа бик теләп кушылып җырлады. Кичә бер сулышта узды, аны чәчәкләр һәм тамашачылар алкышлары тагын да бизәде, туганнарының һәм якыннарының котлаулары җыр-моң белән үрелеп барды. "Саба чишмәләре" иҗат берләшмәсе җырчылары катнашуы, аларның җырлары һәм котлаулары кичәне тагын да бизәде.
1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Инвалидлар ункөнлеге бара. Шул уңайдан 7 декабрь көнне Олы Шыңар һәм Оет авыл китапханәчеләре Олы Шыңар урта мәктәбендә "Бөртекләп җыелган гомер" дип исемләнгән әдәби кафе үткәрделәр. Чара презентация һәм видео белән үрелеп барды.
28 ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары буенча "Каз өмәсе"дип исемләнгән фольклор бәйрәме оештырылды.