30 декабрь көнне Оет авыл клубы авыл китапханәсе белән берлектә "Иске ел бетә, Яңа ел башлана"дигән яңа ел бал – маскарады уздырды. Бәйрәм театр тамашасыннан башланды. Бал-маскарад кызыклы һәм күңелле конкурслар, концерт номерлары белән дәвам итте. Бәйрәмнең икенче өлешендә яңа ел лотерея билетлары уйнатылды. Бәйрәм Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.
27 декабрь көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә укучылар өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды. Балалар бәйрәм чарасында актив катнаштылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, шигырьләр укыдылар, җырлар һәм биюләр башкардылар. Мәктәп дирекциясе сәләтле укучыларны укудагы һәм мәктәп олимпиадаларының муниципаль этабындагы уңышлары белән котлады. Шулай ук аларның әти-әниләренә һәм укытучыларына рәхмәт белдерде.
27 декабрь көнне Олы Шыңар “Эллуки” балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме узды. Бу бәйрәмне барлык балалар да көтте. Балалар бакчасында Яңа ел иртәсе-күңел ачу, көлү һәм бәйрәм кәефе белән тулы шатлыклы вакыйга ул. Мондый чаралар балаларга иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә, өлкәннәр һәм бер-берсе белән аралашырга өйрәтә, бәйрәм һәм тылсым атмосферасы тудыра. Шулай ук гаилә бәйләнешләрен ныгыталар, балаларның социаль күнекмәләрен үстерүгә булышлык итәләр һәм гомерлеккә якты истәлекләр калдыралар.
Балалар — безнең киләчәгебез. Нәкъ менә шуңа күрә мәктәпләрдә һөнәри юнәлеш бирү эшенә даими рәвештә зур игътибар бирелә. Бу балаларга үзләрен, үз сәләтләрен һәм һәвәслекләрен яхшырак аңларга, һөнәрне аңлы рәвештә сайларга ярдәм итә. Бу айда башлангыч сыйныф укучылары матурлык салонында чәчтараш, визажист эшенең үзенчәлекләре белән таныштылар. Ә 5 сыйныф укучылары фельдшер-акушерлык пунктына бардылар, анда медицина хезмәткәре һөнәренең мөһимлеге турында белделәр, сәламәтлек саклау өлкәсендә төп медицина процедуралары һәм үсеш мөмкинлекләре турында мәгълүмат алдылар. Мондый чаралар укучыларга белемнәрен киңәйтергә, һөнәри үзбилгеләнүдә беренче адымнарын ясарга һәм олы тормышка әзерләнергә ярдәм итә.
Иске Мичән авыл мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Туган җиргә кайтты кайтмаганнар”, “Хәтер китабы” на төренеп” исемле район смотр - фестивале кысаларында Олы Шыңар авыл җирлегенең “Солдат артистлар” хисап - иҗат концерты узды. Фронт көннәре һәм солдат туганлыгының какшамас рухы сугыш кырларында, госпитальләрдә иптәшләре, яраланган солдатлар алдында чыгыш ясаган, үз талантлары белән сугышчан рухларын күтәргән, җиңүгә өндәгән, бу авыр вакытта бәхет минутлары бүләк иткән артист солдатлар турында театральләштерелгән постановкада күрсәтелде.
Концерт программасында сугыш елларының иң авыр һәм караңгы вакытта сугыш кырында солдатларга ярдәм иткән җырлары, тылда эшләүче хатыннар, аналар һәм балалар турындагы җырлар яңгырады. Концерт программасы җентекләп уйланылган һәм жанрларның төрлелеген үз эченә алган: сугыш турындагы тирән эчтәлекле шигырьләрдән алып сугыш елларының патриотик җырларына кадәр. Бию, вокал коллективлары, дуэтлар, аерым җырчылар чыгыш ясады. Фойеда безнең геройларыбыз, авылыбыздан чыккан кешеләр турында сөйләүче тематик күргәзмә аерым бер атмосфера тудырды. Патриотлык һәм каһарманнарның батырлыгына тирән хөрмәт белән тулы бу чара катнашучыларның барысында да онытылмас тәэсир калдырды.
Ел саен декабрь аенда бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә, ул җәмәгатьчелек игътибарын сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Бу көн безнең җәмгыятькә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибар итү өчен дә, гадәттән тыш рухи көч, максатчанлык, катлаулы шартларда уңышка ирешә белүләренә соклану өчен дә бик кирәк. 3 декабрь көнне Кече Шыңар авылы мәдәният йортында “Бердәм булсаң, бергә булсаң” спорт-күңел ачу программасы үтте. Чараны Олы Шыңар авыл җирлеге инвалидлар җәмгыяте рәисе Әхмәтов Рафаэль Әхмәт улы ачты. Очрашуга балачактан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чакырылган иде. Алар бильярд, теннис һәм шашка буенча турнирда катнаштылар. Концерт карадылар, чәй өстәле артында сөйләштеп, викторина сорауларына җавап бирделәр, көйне тыңлап үткән еллар җырларын һәм артистларның исемнәрен атадылар. Тематик кичәнең максаты- катнашучыларга әгәр кешенең үз максатларына ирешү теләге һәм омтылышы булса, аның өчен мөмкин булмаган бернәрсә дә булмавын җиткерү булды.
28 ноябрь көнне Оет авыл клубында Тимершык авыл җирлегенә керүче оешмалар Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Туган җиргә кайтты кайтмаганнар "Хәтер китабына" төренеп” иҗат-отчет концерты үткәрделәр. Концерт барышында сугыш еллары җырлары, шигырьләр һәм биюләр яңгырады, алар театральләштерелгән куелыш белән үрелеп, сугыш тематикасын тапшырырга ярдәм итте.
30 ноябрь-Россия Федерациясенең Дәүләт гербы көне.
Олы Шыңар урта мәктәбендә әлеге датага багышланган чара — «Ватан гербы» исемле интеллектуаль уены узды. Директор киңәшче, укучылар активы белән берлектә, 10-11 сыйныф укучылары өчен танып белү һәм динамикалы уен оештырды.
Балалар Россия Дәүләт гербы тарихына бәйле биремнәрне үтәделәр, аның элементларын һәм аларның әһәмиятен тикшерделәр, викториналарда һәм фикер алышуларда катнаштылар. Уен укучыларга дәүләт символикасына аңлырак һәм ил тарихында һәм тормышында аның ролен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирде.
20 ноябрь көнне Оет авыл клубы авыл китапханәсе белән берлектә «Балаларның да хокуклары бар» дигән темага уен үткәрде. Балалар Бала хокуклары турындагы конвенциядә беркетелгән төп хокуклар белән төрле интерактив уеннар һәм дәресләр аша таныштылар. Рольле уеннарда рәхәтләнеп катнаштылар, анда хокукларны яклаучылар ролен үз өстенә ала алдылар, шулай ук көндәлек тормышта һәр хокукның мөһимлеген тоя алдылар. Уен формасы балаларга үз хокуклары турындагы мәгълүматны яхшырак үзләштерергә генә түгел, ә башкаларның хокукларын хөрмәт итәргә дә өйрәнергә мөмкинлек бирде.
20 ноябрьдә Россиядә Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне билгеләп үтелә. Бу көн һәр баланың хокукларын яклауның, аларның хокукый грамоталылыгын арттыруның һәм катлаулы тормыш хәлләрендә квалификацияле ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген искә төшерү өчен билгеләнгән.
Олы Шыңар урта мәктәбендә әлеге көнгә багышланган чара узды. Чарага Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов Алмаз Габделхак улы чакырылган иде, ул укучыларга хокукый хәбәрдарлыкның мөһимлеге, ярдәмнең мөмкин булган формалары һәм балалар хокукларын яклауда җирле үзидарәнең роле турында җентекләп сөйләде. Куркынычсызлык, җаваплылык һәм тирә-юньдәгеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.